Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фондының Әлки районы бүлекчәсе халыкны мошенниклардан сак булырга өнди

Республикада кешеләрнең шәхси мәгълүматларын кулга төшерү максатында телефон аша мошенниклык гамәлләре кылу очраклары булган.

Пенсия фондының район бүлекчәсе шул уңайдан әлкилеләргә уяу булу зарурлыгын искәртә. Дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре кешеләрнең шәхси исәп-хисап счеты страхование номерын (СНИЛС), банк карталары реквизитларын яисә бүтән мәгълүматларны ачыклау өчен телефоннан шылтыратмыйлар. Шулай ук Пенсия фонды хезмәткәрләре кешеләрнең өйләренә кереп йөрмиләр, пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулын сайларга өндәп халык арасында бернинди эш алып бармыйлар.

Пенсия фонды бүлекчәсе халыкны үз бинасында һәм "мобиль клиент хезмәте"нең махсус автомобильләрендә генә кабул итә. Пенсия фонды хезмәткәрләренең һәммәсенең таныкнамәсе бар, һәм кеше таләп иткәндә алар аны һичшиксез күрсәтергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев