Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Петр Тихонов: Үсеп җиткәч мин дә армия хезмәтенә китәчәкмен

Безнең илебезне Россия армиясе саклый.

Минем һәм дус малайларымның күбесенең дәү әтиләребез, әтиләребез, абыйларыбыз армиядә хезмәт иткән. Алар солдат тормышының авырлыкларын да татыганнар, күп нәрсәләрне әле дә сагынып искә алалар. Алар илебез иминлеге сагында торулары белән горурланалар.
Минем дәү әтием Юрий Степанович Тихонов турында сөйлисем килә. Ул 1943 елның февралендә Куйбышев районының Танино авылында туган. Сугыштан соң аларның гаиләләре Югары Матакка күчеп килә. Бик авыр вакыт була бу. "Ач идек, кырда туңган бәрәңге җыеп йөрүләребез гел истә. Җәен яшь кычыткан, алабута өзеп, әниләр шуннан кабартма пешерәләр иде. Ә чын ипине без ул чакта бөтенләй күрмәдек,-дип сөйли дәү әти.
Җиде сыйныфны тәмамлап, 14 яшендә ул "Салман" совхозында эшли башлый. Болгарда шоферлар курсында укый. 1963 елда аны армиягә чакыралар.
Дәү әтием Оренбург өлкәсендә Донгуз поселогында урнашкан авиация частенда электромеханик-шофер булып хезмәт итә. Пеленгаторда радист була. Армиядә ул өч ел хезмәт итә. Намуслы хезмәте өчен "1941-1945 елларда фашист Германиясен Җиңүгә 20 ел" медале белән бүләкләнә.
Армиядән кайткач, бабаем авылда төпләнеп кала, совхозда эшли. Ул хезмәт ветераны, хәзер лаеклы ялда.
Үсеп җиткәч мин дә армия хезмәтенә китәчәкмен, Ватаныбызны саклаячакмын. Минем дәү әтием кебек нык, чыдам егет буласым килә. Әмма моның өчен алдан ук әзерләнергә, чыныгып үсәргә, җитез, көчле булырга кирәк. Яхшы солдат булыр өчен мин спорт белән шөгыльләнәм - тимераякта, чаңгыда шуам, төрле ярышларда катнашам. Тырышып укыйм. Ватаныбызның чын сакчысы булырга телим. Ә дәү әти тыныч, матур тормышта озак яшәсен иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев