Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң лаеклылыр өчен тавыш бирик

.Безне мөһим сәяси вакыйга – Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көтә.

 Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә сайлау 19 сентябрьгә билгеләнде.

Тавыш бирү өч көн – 17 сентябрьдән 19 ына кадәр дәвам итәчәк. Бу илдәге эпидемиологик вәзгыять, кешеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү зарурлыгы белән бәйле. 

Илнең иң югары закон чыгару органына 450 депутат сайлау күздә тотыла. Аларның 225 е – партия исемлекләре, 225 е – бер мандатлы округлар буенча. Сайлауда 14 сәяси партия катнаша.

РФ Дәүләт Думасына сайлау үткәрү буенча Татарстанда алты бер мандатлы сайлау округы төзелде. Безнең район 28 нче Түбән Кама сайлау округына керә. Бу округта депутат мандатын сигез кандидат дәгъвалый. 

17-19 сентябрьдә тавыш бирү үткәрү өчен районда 49 сайлау участогы төзелде. Сайлаучылар исемлекләренә 14740 кеше кертелде.

РФ Дәүләт Думасына сайлау белән беррәттән, районда биш округта җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау да үткәреләчәк.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов хәбәр итүенчә, пандемия шартларында халыкның хәвефсезлеген тәэмин итү максатында барлык сайлау участоклары индивидуаль саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән. Һәр тавыш бирүче өчен медицина битлекләре, пирчәткәләр, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар әзерләнгән. Моннан тыш, сайлау участокларында көн саен дезинфекция үткәреләчәк, социаль дистанция сакланачак. 

21 августта массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе (Россия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилова аны “иң мөһим чор” дип атады) башлана. Ул 16 сентябрьгәчә дәвам итәчәк. 

Алдарак инде хәбәр иткәнебезчә, сайлау алды агитациясе үткәрү өчен безнең газетаның 2800 квадрат сантиметр мәйданы кандидатларга бушлай бирелә. 16 августта редакция вәкилләре Казанда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе үткәргән, сайлау алды агитациясе өчен бушлай газета мәйданын бүлү буенча җирәбә салуда катнашты.

Илебезнең алга таба үсешен, безнең киләчәгебезне билгеләүдә зур роль уйнаячак сайлауда актив катнашыйк, иң лаеклылар өчен тавыш бирик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев