Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Православие динен тотучы әлкилеләрне Пасха бәйрәме белән район башлыгы Александр Никошин котлый

16 апрельдә билгеләп үтеләсе Изге Пасха бәйрәме белән православие динен тотучы әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады.

"Якты Пасха - христианнарның көтеп алынган иң олы бәйрәмнәренең берсе. Аның табигатьтәге язгы уяну, яңарыш чорына туры килүе дә тирән мәгънәгә ия. Христосның үлеп терелүе бәйрәме тормышның яңаруына, яшәешнең дәвам итүенә ышаныч уята, күңелләрдәге якты өмет хисләрен ныгыта, христианнарны игелекле эш-гамәлләргә рухландыра. Кадерле райондашлар! Сезне чын йөрәктән бу олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Якты Пасха һәркайсыгызга күп шатлыклар, күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек, иман байлыгы алып килсен. Өйләрегездә муллык-бәрәкәт, гаиләләрегездә бәхет, мәхәббәт хөкем сөрсен", дигән сүзләр бар район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев