Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раиль Дәүләтшин: Кызу көнне салкын су эчкәндә Әфган исемә төшә

Эчкерсез, ачык күңелле, аралашырга ярата торган, райондашларның күбесенә таныш эшмәкәр Раил Дәүләтшин Әфганстанда хезмәт иткән вакытлары турында сөйләвен сорап мөрәҗәгать иткәч тиз генә җавап бирмәде.

Чын геройларга хас сыйфат – тыйнаклык ул. Һәм шул ук сыйфат иясенә хөрмәтне арттыра. Әмма, бәхеткә каршы, әфганчы-ветеран хатыны Нурия Җәүдәт кызының акылы һәм тапкырлыгы ярдәмгә килде. Дәүләтшиннар мине үзләренә чакырдылар.
Хуҗабикә китап шкафыннан кәгазьләр салынган ак папка алды да:
–Китап бу. Раил сугыш турында сөйләргә яратмый. Ә улыбызга бернәрсәне дә яшермичә, ничек булган шулай аңлатып бирде,–диде. 
Әлеге кулъязма – бәһасез материал. Аны хәтта повесть дип атап була – тирән эчтәлекле, мәгънәле, лирик чигенүләр юк, шул ук вакытта  бик тәэсирле итеп язылган. Төп геройның һәм аның хезмәттәшләренең язмышларын бөтен йөрәгең аша үткәреп укыганда түзеп булмаслык кызуларны да, төтен һәм тузан исен дә сизәсең.
Хөрмәтле укучыларыбыз, Раил Дәүләтшин хакында сөйләгәндә мин күбрәк аның үзенә сүз бирермен, кулъязмада булмаганнарны гына өстәрмен дим.
–Үзем Иске Камкадан, әмма биш яшьлек чагымда гаиләбез Базарлы Матакка күченгән. Әти кырчылыкта бригадир иде, әнием Хәнифә эшкә йөрми, чөнки эшләгән вакытында гарипләнгән булган. Ул дүрт баланы үстерү һәм зур йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнде.  Унынчы сыйныфтан соң абыем Раиф эзләреннән атлап, Ленинградтагы исәп-кредит техникумына барып кердем. Яшермим, гел “бишле”гә укыдым, –дип хәтер йомгагын сүтә башлады әңгәмәдәшем.  
Әмма егеткә техникумны тәмамлау язмаган икән. Раил беренче сессиясен тапшырып, кышкы каникулларга кайтырга гына өлгергән.


 

Каникуллар тәмамланды, әтиләр, дуслар белән хушлашыр вакыт җитте. Мин әле ул вакытта алар белән тиз генә очраша алмасымны белми идем. Ике ел ярымнан... Укыганда мине комиссиягә чакырып повестка килде, фамилиям каршында 280 “А” дигән сан куелган иде. Армиядә хезмәт иткән егетләр мондый номерлы команда белән чит илдә хезмәт итәләр, дип аңлаттылар, әмма беркем дә “А” хәрефенең Әфганстанны аңлатуын белмәде.


Берничә комиссиядә каралганнан соң 1981 елның 3 апрелендә егетне армиягә алалар. Башта Төркмәнстан ССРның Кызыл-Арават шәһәрендәге өйрәнү частенә җибәрәләр.


 

Без 35 градус кызуда палаткаларда яшәдек. Көчле җил исә, кайчак төнлә ул палатканы алып очыра иде. Мондый климатка күнекмәгәнлектән, без кояшта яндык, җилдә тиребез тупасланды. Кояш кызуыннан пешкән битләребездә, бигрәк тә борында сулы шешләр барлыкка килде. Безне хәрби хезмәт серләренә, аерым алганда, аз егәрлекле  Р-105, Р-107 радиостанцияләре элемтәчесе хезмәтенә өйрәттеләр. Әлеге курсларда ике тапкыр мылтыктан унар патрон аттык, бер тапкыр граната ыргытырга өйрәндек. Хәзер, ул көннәрне искә төшереп, Әфганстанда хезмәт итү өчен бу әзерлекнең никадәр аз булганын яхшы аңлыйм. Бүтән башкаларына урында өйрәнергә туры килде. 


Туган яктан хәбәрләр килгәндә армия хезмәте авырлыклары онытылып торган. Раил Җәүдәт улы  ул хатлардагы бәрәңге утырту, койма төзәтү кебек гади генә хәбәрләрнең дә үзе өчен бик мөһим булуын искә төшерә. Әмма бер хаттагы юллар яшь сугышчының хәтерендә мәңге саклана.  

Әнием авылдашым Ирек Сөләймановны Әфганстаннан цинкланган табутта алып кайтулары турында язган. Ирекне яхшы белә идем. Ул миннән бер генә яшькә олырак, ярты ел хезмәт итәргә өлгергән. Ирек бик әйбәт, гади һәм шат күңелле егет буларак исемдә калган. Аның турындагы хәбәр мине тетрәндерде. 


Ирек белән Раил каникулларда ПМК-3 оешмасында бергәләп эшләгән булганнар икән бит: икәүләшеп авыр цемент капчыкларын бушатканнар, бетон бутаганнар, ял минутларында серләшкәннәр, армиядән кайткач ничек яшәү турында хыялланганнар. 
Ике айлык әзерлек үткәч, 1981 елның 19 июлендә рядовой Дәүләтшинны үзе кебек тагын 150 яшь солдат белән берлектә самолетка утыртып Кабулга илтеп куялар.


 

Әфганстан безне һичкенә дә дусларча кабул итмәде. Кабул тирәсендәге тауларда пулемет һәм автоматтан ату тавышлары ишетелә, караңгы төшкәч, пулялар очканы күренә. Җир калын тузан белән капланган, һава да тузанлы, суларга авыр.

 
Раил Җәүдәт улы Балык Бистәсе, Казан һәм Байлар Сабасыннан алданрак чакырылган якташларын җылы сүз белән искә ала. Алар яшь солдатка яңа шартларга ияләшергә булышканнар. Әмма ике атнадан яңа дуслары белән аерылышырга туры килгән.

 

Безнең артиллерия дивизионын танкислар һәм пехота белән ныгытып, Җәләләбад шәһәренә илтә торган юлны сакларга җибәрделәр. Барганда ук инде сугышның нәрсә икәнен күрдек. Безнең каршыбызга ягулык ташучы бензовозлар колоннасы килә иде. Колоннадагы солдатлар үзләрен утка тотулары турында кычкырып хәбәр иттеләр. 
Таудан төшкәндә безне озатып баручы вертолетлар тауларны идарә ителми торган ракеталар һәм пулеметлардан утка тоттылар. Алда безгә очраган колоннаның җимерек бензовозлары яна. Беренче тапкыр пуля тавышын якыннан ишеттек. Кайдан атулары аңлашылмый, безнең БТРлар да җавап итеп ут ачты. Бик куркыныч иде, чөнки без тентлы ГАЗ-66 машинасында барабыз бит.


Әңгәмәдәшем әйтүенчә, бөтен нәрсәгә, хәтта шундый катлаулы хәлләргә дә күнегеп була икән: 50 градуска кадәр кызу, тузанлы җил исә, аны тузан бураны дип атыйлар, күз күреме начар, төннәрен, бала елаганны хәтерләтеп, туктаусыз шакаллар улый. Якташыбыз хезмәт иткән элемтә подразделениесенә Пакистан чигендәге юлны саклауны йөклиләр. Егетләр землянкаларда яши, анда палатка белән чагыштырганда бераз салкынрак, тынычрак та. Егетләр төнге атышларга да, һөҗүмгә баруга да, канга да күнегә. Әмма үлем белән ризалашу, аңа ияләшү мөмкин булмаган эш икән. 
 

1982 елның язы җитте. Безгә полк артиллериясе начальнигы килде дә, биш кешегә үзе теләп рейдка барырга тәкъдим итте. Мин ризалаштым. Юлга кузгалгач кына душманнар яшеренеп яткан Панджшир тарлавыгында операция булачагын белдек. Озак вакыт хезмәт иткән егетләр Әфганстанга гаскәрләр әле кертелгән генә чакта безнең полкны әлеге тарлавыкка илтергә тырышуын, әмма көчле каршылык очратуын, күп югалтулар белән чигенергә мәҗбүр булуын сөйләгән иделәр. 
Без Р-107 радиостанциясен, запас аккумуляторлар алдык. Патрон магазиннары өчен кесәле бронежилетлар тектек, өч көнлек “Коры паек” алдык һәм, Черикор шәһәре янындагы яшел үзәннне үтеп, Паншир тарлавыгына юнәлдек. Элемтәчеләргә тарлавыкның аскы өлешенә үтеп керергә тиешле артиллерия утын кирәкле урынга юнәлтү бурычы йөкләнде. Ә пехота батальоны “дух”ларны тарлавыктан кысрыклап чыгарырга һәм юк итәргә тиеш иде. 
Пехота җиңелчә генә бара, ә безнең аркаларда 12 килограммлы радиостанция, патрон магазиннары салынган сумка һәм өч запас аккумулятор. Мондый йөк күтәреп тигез булмаган җирлектән барулары бик авыр иде.
Каршы яктан безгә ата башладылар. Утка тотылган 15 метр араны йөгереп үтәргә кирәк. берәмләп кенә чабабыз, Минем чират та җитте. “дух”лар төзәп ата, пулялар янәшәдән очып үтә, хәтта һаваның тибрәнгәне сизелә. Миңа йөгерергә кушып кычкыралар, әмма хәлем юк. Юл уртасында зур таш ята, аның янына яттым, әмма ул гәүдәмнең бер өлешен генә ышыклый. Пулялар тузан күтәреп янәшәмдә генә җиргә кадала. Шушы араны югалтуларсыз уздык. Әмма җәяүле гаскәрләр арасында бер солдат үлгән, икесе яраланган иде. 
Өченче тәүлектә дошман безне көчле ут белән каршылады, безгә һавадан да ярдәм булмады...
Дүртенче тәүлектә коры паек бетте. Без ач килеш атлыйбыз, чөнки “дух”лар тоткарлады һәм алдан билгеләнгән ноктага вакытында барып җитә алмадык. Су да бетте. Без инде “дух”ларның берән-сәрән атуларына игътибар да итмибез. Бик тә эчәсе килә, вакыт-вакыт баш әйләнә, әмма без барабыз да барабыз. Юлыбызда кечкенә генә чишмә очрады, бер-беребезгә урын бирә-бирә чиратлашып эчтек. Салкын чишмә суының тәмен һәм бәясен гомеремә истә калдырдым. Хәзер дә әле кызу көндә салкын су эчсәм Әфганны искә төшерәм. 


Бу рейд барышында Раил Дәүләтшин яралана, әмма ул ярасы турында сөйләргә теләмәде, тирән түгел иде, климат кызу булганга гына озак төзәлми торды, диде. Моның өстенә әле ул гепатит, тропик бизгәк, дизентерия кебек кызу Азия илләрендә очрый торган чирләр белән авырган. Күп кенә хезмәттәшләре әле тиф һәм паротиттан газап чикәннәр. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, болары түгел, күп кенә солдатларның анда күргәннәрдән психикалары зарарлану куркыныч икән. 
Туган яктан хатлар калын-калын төргәк булып килә. Әнисе улына һәр көнне хат язган, һәр хат ахырына үзенең эре хәрефле юлларын әтисе дә өстәгән. Хәнифә апа улына үзен сакларга, Аллаһка өметләнергә кушса, Җәүдәт ага Кытай чигендә үзенең ничек хезмәт итүен, улы Раифның Монголиядә солдат хезмәте үтүен, дәү әтиләренең Берлинга барып җитүен исләренә төшергән.
–Госпитальдә дәваланганда (анысы Үзбәкстанның Тахеташ шәһәрендә иде) Базарлы Матак белән телефоннан сөйләшүгә заказ бирдем. Сөйләшүебез берничә сүздән торды: “Улым... хәлләрең ничек? Авырдыңмы? Һәм туктаусыз күз яшьләре, үксү һәм минем юату сүзләрем – исән мин, борчылмагыз, янәсе – дип хәтерендә яңарта күптән булган ул вакыйгаларны әңгәмәдәшем.
Ярты ел үткәч, Раил Дәүләтшинга сержант исеме бирәләр, элемтә отделениесе командиры итеп билгелиләр. Аның подразделениесендә сигез солдат була. Хезмәт итү дәверендә бер сугышчы күзсез кала, икенчесе каты яралана һәм оепрация ясалгач СССРга дәваланырга озатыла. Әмма барысы да исән кала.

 

1983 елның өзелеп көткән язы килеп җитте. Безне армиядән җибәрү хакындагы боерык чыгу турында хәбәр алгач ничек шатланганыбызны хәтерлим. Дивизион командиры рөхсәте белән пушкалардан тауларга таба берничә залп җибәрдек. 
Менә кыскача гына тормышымның Әфганстанда хезмәт итеп узган ике елы турында. Туган яктан еракта узган шул вакыт эчендә мин гомернең бәясен, гап-гади әйберләрне – бер кисәк икмәк һәм бер йотым суның чын бәясен аңладым. Туган илнең, туган йортның нәрсә икәнлеген, миңа хатлар язып, көч биреп торган, кайтуымны көткән әти-әниләрнең, туганнар һәм дусларның кадерен аңладым.

 

Армиядән кайткач, Раил техникумнан документларын ала һәм Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына илтеп тапшыра. Беренче курста укыганда йөрәге туктап әтисе Җәүдәт абый үлә, ике елдан соң уңышсыз операциядән тернәкләнә алмыйча әнисе вафат була. Диплом алгач, Раил Дәүләтшин юллама буенча башта Костромада, аннары Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы исәпләү үзәгендә, соңрак Димитровградтагы районара базада эшли. Әмма егетнең күңеле туган якка тарта. Дөрес, ул вакытта аның биредә өе дә булмый инде. Бер бию кичәсендә Нурия Җәләлова белән танышалар, алты ел дуслашып йөриләр, бер-берсенә озын хатлар язалар. Ниһаять, 1991 елда туй ясыйлар. Раил “Татгазсельстрой” оешмасына икътисадчы булып урнаша, Нурия аптекада эшли. Әйтергә кирәк, Нурия ханым бөтен гомерен фармацевтикага багышлый. Хәтерлисезме, элек аптекаларда даруны сатып кына калмыйлар, үзләре ясыйлар да иде? Йортларын төзеп бетергәнче яшьләр Нуриянең әнисе янында яшиләр. Бер елдан бердәнбер һәм өзелеп яраткан уллары Динар дөньяга килә. Ул әтисе үрнәгендә икътисадчы һөнәрен алу максаты белән финанс институтын бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Хәзерге вакытта республиканың Дәүләт банкында эшли.
Уллары гаиләсе белән әти-әниләре янына атна саен диярлек кайтып йөри. Оныклары Эмилия үрмәләргә өйрәнә инде, тиздән яңа гына ябыштырылган обойларны куптара башлар. Әмма Дәүләтшиннар мондый бәхеткә шат кына. 
Бүгенге хикәябездә файдаланылган кулъязма - Нурия ханым һәм уллары Динарның тырышлыгы нәтиҗәсе. Бәлки, ерактагы Әфганстанда барган сугыш турында әлеге повесть кайчан булса да китап булып басылыр. Безнең солдатларны онытмасыннар, аларның батырлыгы турында белсеннәр өчен. Илебез сугышчылары  һәрвакыт Ватаныбызның сакчылары, азат итүчеләре һәм тугры уллары булдылар. Эштән буш вакытларын Раил Дәүләтшин нәкъ менә шуңа – сугышчы интернационалистлар мәнфәгатьләрен яклауга, мәктәп укучылары һәм яшьләр алдында чыгыш ясауга багышлый. Ә 9 Майда сугышчан иптәшләре белән бергәләп азатлык һәм Җиңү символы булган Кызыл Байракны кулларына тотып парадка чыгачак ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев