Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният йортында Әлкинең алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды

Чираттагы тапкыр авыл хуҗалыгы елы тәмамланды. Кырларда, фермаларда һәм шәхси хуҗалыкларда авыр, җаваплы эш алып барылды.

Күптән кергән гадәт буенча 9 ноябрьдә районның мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. 

Һөнәри бәйрәмнең төп каһарманнары кыр, терлекчелек комплекслары, фермалары, авыл хуҗалыгы эшкәртү сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләре, ветераннары булды. Алар тырышлык, уңганлык үрнәкләре. Сүз уңаеннан әйтик, әлеге бәйрәмне Россия халкының өчтән бере бәйрәм итә. 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларны район башлыгы Александр Никошин котлады. Авыр хезмәт башкарганнары өчен ул аларга рәхмәтләрен белдерде. 

–     Әлки районы кешеләре һәрвакытта да ипи кадерен белде,  җирдә белеп һәм яратып эшләде. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләү һәрвакыт өстенлекле, мактаулы, хөрмәтле булды. Шул ук вакытта һәркем анда эшли дә алмый. Авыл хуҗалыгы икътисадның һава шартларына аеруча да бәйле тармагы. Сез йөкләнгән бурычларыгызны үтәү өчен, мөмкин булганның барысын да эшлисез. Ул кыр һәм фермаларда хезмәт итүчеләр генә түгел, ә терлек һәм кош-корт асраучы, бакчаларында тырышып эшләүче, үзләрен һәм башкаларны яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм ит ризыклары белән тәэмин итүчеләрнең дә бәйрәме, – диде Александр Федорович. 

Район башлыгы безнең җирлектә 40 мең гектардан уңышның, кукуруз бөртеген дә исәпкә алып, тулысынча җыелып алынуын, 103 мең тонна икмәк урылуын да ассызыклады. 19 сентябрьдә 26 мең гектар мәйданда – ниятләнелгән мәйданның 100 процентында уҗым культураларын чәчү төгәлләнгән. Мөгезле эре терлек 29 449 баш тәшкил итә, шулар исәбендә 11 313 е – сыерлар. Районда бер тәүлеккә 209 тонна сөт җитештерелә. Әлеге продукция җәй айларында халыктан көн саен 30 тоннага якын сатып алына. 

Районның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә карата республиканың дәүләт техника күзәтчелеге  җитәкчесе Альберт Борһанов һәм Татарстан авыл хуҗалыгы күзәтчелеге җитәкчесе Илнур Галиев та җылы теләкләрен ирештерде. 

–     Гомерен авыл хуҗалыгына һәм эшкәртү сәнәгатенә багышлаган кеше, чыннан да, хөрмәткә һәм игътибарга лаек, – дип билгеләп үтте Альберт Шамилевич. 

Илнур Наил улы үз чыгышында әлкилеләрнең элек тә һәм хәзер дә хезмәтне сөю, җиргә һәм һөнәрләренә тугрылык үрнәге булуларын ассызыклады. 

Ел нәтиҗәләре буенча районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев чыгыш ясады. Роберт Рәшит улы сүзләренә караганда, быелгы кыр эшләрендә авырлыклар шактый күзәтелгән.

–     Озакка сузылган корылык безгә тиешле күләмдә уңыш үстерергә мөмкинлек бирмәде, – дип билгеләп үтте ул. – Әмма шул шартларда да кыр хезмәтчәннәре 100 мең тоннадан артык бөртек урдылар, 8 мең тоннадан артык майлы культуралар уңышын җыеп алдылар. Терлекләр өчен кышкы азык та җитәрлек күләмдә әзерләнде. Соңгы елларда әче туфракны известьлау белән шөгыльләнәбез. Киләсе елның авыл хуҗалыгы культуралары уңышын үстерүгә әзерлек эшләре дә башкарылды. Авыл хуҗалыгында ял көннәре юк. Кыр һәм фермаларда бәйрәм көннәрендә дә гадәти эш бара. Мондый хезмәт сабырлык һәм үҗәтлек, акыл белән эш итү һәм тәҗрибә таләп итә. Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә районыбыз авыл хуҗалыгы продукциясен җитәрлек күләмдә үстерә. 

 

–    Районның агросәнәгать комплексы нигезен 5 авыл хуҗалыгы оешмасы, 32 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 7000 нән артык шәхси хуҗалыклар тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы тармагында барлыгы 1314 кеше хезмәт куя. Быелның 10 аенда районда 2 687 тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, сөтнең тулаем савым күләме 51 849 тонна тәшкил итте. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова әйтүенчә, Әлки ул – авыл хуҗалыгы районы. 

–     Иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре безнең районда яши. Авыл хуҗалыгы ул – безнең тормыш.  Ул безне азык-төлек белән тәэмин итүче кешеләрнең көндәлек авыр хезмәте. Алар хөрмәткә, безнең рәхмәтләребезгә лаек, – диде ул. 
Электән килгән гадәт буенча сәхнәгә югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгылар, әлеге һөнәрнең осталары чакырылды, тармак ветераннары ирешкән уңышлар билгеләп үтелде. 

“Көньяк-Көнчыгыш Әлки” териториаль идарәсе директоры Искәндәр Хәйруллинга, авыл хуҗалыгында озак еллар намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. 
Авыл хуҗалыгы ветераннар җәмгыятенең Мактау грамотасы һәм “Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны” күкрәк билгесенә Миңалим Умеров лаек булды. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән “Востокзернопродукт” белгечләре Михаил Гуляев, Илгиз Садыйков, Илнар Моратов, Илнар Гәрәев һәм Марсель Хисмәтовлар, “Яшь көч” җәмгыяте комбайнчысы Ришат Әсәтов, “Гатауллин” хуҗалыгы йөртүчесе Александр Амосов, “Сутягин” хуҗалыгы механизаторы Андрей Углев, “Гәрәев” хуҗалыгы механизаторы Владимир Павлов бүләкләнде. 

Намуслы хезмәтләре белән яхшы күрсәткечләргә ирешкән әлеге тармак алдынгыларына һәм ветераннарына район башлыгы, район башкарма комитеты, авыл хуҗалы идарәсе җитәкчесе һәм җәмгыять директорының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Иҗат һәм хореография коллективлары җырлар һәм биюләр башкарды. Җылы котлаулар белән үрелгән концерт авыл хезмәтчәннәре өчен чын бүләк булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев