Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда тантаналы төстә “Әлки хәбәрләре” газетасы юбилеен билгеләп үттеләр

“Колхоз, алга!” – беренче газета

 

Матур котлау сүзләре, җылы теләкләр, танылган кунаклар, чәчәкләр һәм бүләкләр, матур җырлар һәм ихластан хәл-әхвәл белән уртаклашу – газета юбилеена багышланган бәйрәмдә болар барысы да булды. “Колхоз, алга!” газетасының сакланган беренче санына 1932 елның март датасы куелган. Берничә елдан ул “Коммунизм юлы”, ә соңрак “Әлки хәбәрләре” дип аталган. Шул еллар дәверендә газетаның исеме, хезмәткәрләр һәм җитәкчелек алмашынган, полосалар һәм номерлар, форматы һәм сыйфаты үзгәргән, әмма бер нәрсә хәзер дә шул килеш: ул элеккечә һәр укучыга тиз арада һәм аңлаешлы итеп район тормышын яктыртучы, аның елъязмасын алып баручы бердәнбер мәгълүмат чарасы булып кала бирә. Юбилей тантанасы узган атнада “Актай” кафесында үтте. Ул якташлар белән очрашу рәвешендә оештырылганга, тагын да бәйрәмчәрәк төсмер алды. Бәйрәмне район башлыгы Александр Никошин ачып җибәрде. Ул “Әлки хәбәрләре” чыгарылышына катнашы булган һәркемне газета тарихында гына түгел, ә бар Әлки төбәгендә мөһим вакыйга белән чын күңеленнән котлады. Чөнки газета тарихы, аның оешуы, үсеше район, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнгән. Александр Федорович газетаның баш мөхәррире Азат Низамиевка район басмасы редакциясенә дип имзаланган Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хатын һәм аерым хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Аннары исә танылган кунакларыбыз котлау сүзләрен җиткерде. Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Мирсәет Сөнгатуллин, х е з м ә т б а с к ы ч ы н н а н күтәрелгәндә, газетаның нинди зур роль уйнавын да бәян итеп әйтелгән котлау сүзләреннән соң, күңелне тибрәтерлек дәрәҗәдә барыбызга да яхшы таныш булган җырларын бүләк итте. Ә журналистларга багышланган җырын башкарганда, залдагы күпләр аңа кушылды. “Журналист ул – шундый кеше, һәрбер җирдә бар аның эше”, – дигән юлларны каләм осталары җырчы артыннан кабатлады.

Фотоаппарат – күптән көтелгән бүләк

К а з а н н а н р е д а к ц и я хезмәткәрләрен юбилей белән котларга килгән “Татмедиа” җәмгыятенең башкарма директоры Нияз Гәрәев “Әлки хәбәрләре”нең тиражы кешеләр исәбе буенча караганда иң зур булуын да ассызыклап китте. – Ул әлкилеләрнең район газетасына ышанычы булуын, редакциянең абунәчеләрнең басмага кызыксынуны бетермәс өчен зур эш башкаруы, яңа укучылар таба алуы турында сөйли, – диде Нияз Ильясович һәм редакциягә күптән көтелгән бүләкне тапшырды. Иске фотоаппаратлар корреспондентларны еш кына “тыңламый” башлаган иде инде, шуңа да кыйммәтле бүләк хезмәткәрләр күңеленә хуш килде. 21 октябрьдә газетаның баш мөхәррире Азат Низамиевның үзенең дә туган көне иде. Шуңа да редакциягә юлланган котлаулар абруйлы һәм тәҗрибәле филиал җитәкчесенә әйтелгән җылы сүзләр һәм бүләкләр белән дә тулыланды. Ә республиканың халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артисты Әсхәт Хисмәтов үзенең котлау сүзләреннән соң, гадәттәгечә, матур җыр һәм татлы ризык бүләк итте.

Татлы ризыклар, күңелле хатирәләр

– Балачагым сугыштан соңгы елларга туры килде, шуңадыр, күрәсең, минем өчен татлы ризык ул шатлык, бәхет, бәйрәм кебек төшенчәләр белән күзаллана, – диде якташыбыз, әтиләрчә кайгыртучанлык белән һәм игътибарлылыгын күрсәтеп.

– Без Әсхәт абый белән югыйсә алдан сөйләшеп тә куймаган идек: ул – зур торт, ә мин чынаяклар алып кайттым. Ял иткәндә, мине искә алып, чәй эчегез, – дип, чыгышы белән бар кунакларны да үзенә каратты бик тә сөйкемле кунак – Яр Чаллы шәһәрендәге Әлки якташлар җәмгыяте филиалы җитәкчесе, полиция полковнигы Римма Искәндрова. Моннан тыш, ул газетада үзе һәм якыннары турында язылган басмаларны кисеп алып, күп еллар дәвамында мөһим документлар арасында саклавы турында сөйләде. Вакыттан саргайган газета битләре кисемтәләренә зыян килмәсен өчен, ул картина рәвешендә стенд әзерләгән.

Район газетас ы н д а э л е к б а с ы л г а н фотосурәтләр һәм язмалар шунда урын тапкан. Җанга рәхәт котлаулар һәм киңәшләр район мәдәният йорты артистларының музыкаль чыгышлары белән үрелеп барып, алар кичәнең чын бизәге булдылар.

Акчасыз бәйрәм була алмый

Билгеле, хәтта кечкенә генә табын әзерләү өчен дә акча чыгарырга кирәк. Тантананы үткәрүдә ярдәмне зур оешма, ф и р м а җ и т ә к ч е л ә р е , эшмәкәрләр күрсәтте. Бәйрәм өчен акчаны Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Алексеев- скдорстрой” җәмгыяте дирек- торлар Советы рәисе Фоат Вәлиев, безнең төбәк горурлыгы булган эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар, чыгышы белән Иске Салман авылыныкы булган “Стройгаз- проект” җәмгыяте җитәкчесе Рәис Хайруллин һәм башкалар бүлеп биргән. Рәис Разак улы чыгышында элек газетаның селькорлары булуын да искә алды. Алар җирле проблемаларга битараф булмаган, белемле, актив кешеләр үз фикерләрен, авылдашларының гозерләрен, уңышларын кәгазьгә язганнар һәм, конвертка салып, редакция адресына юллаганнар. – Һәр авылның үзенең селькоры бар иде, без аларга бик тә рәхмәтле, - диде якташыбыз. Ул район газетасының үзенә бертөрле белешмәлек булуын да ассызыклады. “Халык кыр батырларын, җитештерү алдынгыларын шуннан укып, белеп тора, аларга тиңләшергә тырыша иде”, – диде. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәреннән соң газета юбилеена килеп, авыл хуҗалыгы үсеше темасын киң яктырткан өчен, редакция коллективына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Район газтасына – шигырь

Филиал җитәкчеләре, район басмаларының баш мөхәррирләре котлау сүзләрен барысы бергә әйтергә чыкты.

Чыгышлары шигырьләр, җырлар белән алмашынды – аларның күбесе республикада һәм аннан читтә танылган шагыйрьләр, җырлар авторлары да. Алар арасында Вазыйх Фатыйхов та бар иде, ул исә “Әлки хәбәрләре”нә шигырен багышлады. Әлки районында эшләгән елларын “Кайбыч таңнары” газетасы б а ш м ө х ә р р и р е Л у и з а Сөнгатуллина һәм аның ире, журналист Миңгазиз Миншаһит улы җылы хатирәләр белән искә алдыл а р . И р л е - х а т ы н л ы Сөнгатуллиннар якынча 40 ел элек үзләренең иҗади эшчәнлекләрен “Коммунизм юлы” газетасы редакциясендә башлаганнар. Бүгенге көндә алар танылган каләм ияләре, икесе дә “Татарстан Республикасының атказанган матб у г а т һ ә м г а м м ә в и коммуникацияләр хезмәткәре” исеменә лаек. Алар бәйрәмгә килгән ветеран-журналистка, озак еллар район басмасында җитәкчелек иткән Шаһит Гатауллинга да рәхмәтләрен җиткерде. Үз вакытында Сөнгатуллиннарны ул эшкә алган, журналистика юлында дөрес юнәлешне күрсәткән була. Кама аръягындагы зур телерадиокомпанияләрнең берсе булган “Чаллы-ТВ” җитәкчесе (үзе ул чыгышы белән Бибай Чаллысыннан) Ренат Гыйззәтуллин да юбилейга чакырулары өчен рәхмәтен белдерде, “Әлки хәбәрләре” коллективына иҗади уңышлар теләде, истәлекле бүләген бирде. Шуны да әйтеп китәргә кирәк: юбилей кичәсенә сәламәтлек өчен зыянлы типографиядә эшләп, күптән лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләр дә чакырылган иде. Моның өчен бәйрәмне оештыручыларга, һичшиксез, мактау сүзләре әйтәсе килә. Һәм типография хезмәткәрләре дә бәйрәмдә к а т н а ш у л а р ы н а ч ы н күңелләреннән шатландылар һәм рәхмәтле булдылар.

Күңеле белән картаймый

Мөмкинлектән файдаланып, минем дә газета битләре аша тантаналы кичәгә чакырулары өчен рәхмәтемне әйтәсем килә. 2011 елда ук “Әлки юлчылары” корпоратив газетасында хезмәт кешеләре турында беренче эшләремне бастыра башлагач, аннары “Әлки хәбәрләренә” журналист һәм тәрҗемәче буларак эшкә күчкәч, мин матбугатта эшләү тәҗрибәсен тупладым. Шуның өчен 30 еллап хезмәт иткән журналистка, остазыма Ләйлә Әхмәтшинага, тәрҗемә остасы Рәшит Хәбибуллинга, яшь хезмәттәшләрем-СММ белгечләренә, заманча журналист булып китүемә үзләреннән өлеш керткәннәре өчен, рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Бүгенге көндә мин Тукай районының “Якты юл” редакция газетасында эшлим. “Әлки х ә б ә р л ә р е ” н д ә г е а л г а н тәҗрибәм нәтиҗәсендә мин җиңел генә коллективка кушылып китә һәм яңа урында уңышлы гына эшне башлый алдым. Бер карасаң, үз тарихы һәм гадәтләре, борчулары һәм уңышлары белән гади генә газета кебек. “Әлки хәбәрләренә – 90 ел”. Шул еллар дәвамында, яше, тәҗрибәсе, туплаган белеме зур булуга карамастан, ул замана белән бергә атлый, яшәрә генә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев