Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәис Галләмов: «Үз сәламәтлегебезне без бары үзебез генә кайгырта алабыз»

Әлки районының Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Рәис Галләмов, лаеклы ялда булган һәркемне дә якынлашучы Яңа ел белән котлап, өлкән буын вәкилләренә сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга өнди.

 
Соңгы атналарда төрле йогышлы чирләрнең йогу очраклары артуы турында район газетасында еш кына  мәгълүматлар басылып тора. ГРИПП, аеруча коронавирус йогышының өлкәннәр сәламәтлегенә зур куркыныч тудыруын барыбыз да яхшы беләбез. Шуңа да җитәкче табиблар киңәш иткән бар саклану чараларын да күрергә кирәклеген әйтә. Димәк, кибетләргә кергәндә, халык күп җыелган урыннарда булганда, битлек кияргә онытмасагыз иде. Иң мөһиме, һәр алты ай саен прививканы вакытында ясатуның да бик мөһим булуын ассызыклады ул. Әлеге вакцина чирне җиңелрәк кичерергә, хәтта гомерне саклап калырга ярдәм итүен хәзер һәркем белә. Шуны онытмагыз: үз сәламәтлегебезне без бары үзебез генә кайгырта алабыз.
Рәис Галләмов, 
Әлки районының Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев