Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамилә апа белән Габбас аганың тимер туйлары

Габбас белән Рамилә – сугыш алды еллары балалары. Туган авыллары Бибай Чаллысының күрше урамнарында туган алар, кечкенәдән күмәк уеннарда катнашып үскәннәр, егет-кыз булгач, аулак өйләрдә, клубта “вечерларда” бер-берсен сынашып, араларында мәхәббәт уты кабынган. Һәм, әле егет армиягә дә китмәгән килеш, 1954 елның 15 мартында гаилә корып, бер гомер сукмагыннан атлап киткәннәр...

Фоторепортаж

Уйлап карасаң бер могҗиза диярсең – үткән гасыр уртасында кушылган Габбас ага белән Рамилә әби бер-берсенә булган хисләрен әлегәчә югалтмаганнар. Ирнең хатынын, хатынының ирен яратып, кадерләп-саклап яшәве нәтиҗәседер, гомерләренең тугызынчы дистәсен тутырып килсәләр дә, алар икесе дә бик матур әле, җитез, көр күңелле, бер-берсенә яратып кына төрттереп тә куялар, үчекләшеп тә алалар. Һәм бу аларга шулкадәр килешә! Тимер туйлары уңаеннан балалары район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган тантанада без аларга сокланып һәм сөенеп карап тордык.

Габбас абый һәм Рамилә апа бергәләп биш бала үстергәннәр. Шөкер, ул-кызлары инде күптән туган якларыннан китеп, үзләре дәү әти, дәү әни булырга өлгерсә дә, өлкәннәр ялгыз түгел, чөнки балалары аларны гел кайгыртып-карап торалар. Бәйрәмнәрендә дә бөтенесе җыелган, рәхмәтле чыгышлары, чәчәк бәйләмнәре белән әти-әниләренең күңелләрен бөтенләй йомшартты алар. Башта “яшьләрне” Рамилә әбинең апасы Рәйсә котлап: “Теләсә нишләгез, тагын 5 елдан 70 еллыгыгызны да үткәрәчәкбез!”–дип “янады”. Сөенече эченә сыймады бугай аның –“ура!” дип, юбилярларны “пәп” итеп тә алды ул.

Беренче балалары – кызлары Розалия “Мин әнкәемне төшемдә күрдем” дигән җырын башлагач, аңа калган бала-оныклар да кушылды. Барысы да җырга оста, ә кечкенәләре Нияз татар эстрадасының танылган җырчысы да бит әле.

Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тырышлыгы белән мондый бәйрәмнәр традициягә әйләнеп бара, аларның үз ритуаллары бар. Бу юлы да бүлек җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина юбилярларны котлап, ә Розалия Сафина тантананы эчтәлекле, мәгънәле итеп алып барды. Бергә 65 ел гомер иткән “яшьләребез” районның хөрмәтле парлары китабына кул куйдылар, алтын балдаклар алмашып, алдагы тормышыбыз татлы булсын дип, бер-берсен баллы чәкчәк белән сыйладылар. Ә Рифат Садыйков аларга багышлап моңлы да, дәртле дә җырлар башкарды.

Ә аннары 11 оныклы, 10 оныкчыклы бәхетле “яшьләр” –Габбас абый белән Рамилә апаны балалары кадерләп-хөрмәтләп тимер туйларын өстәл артында билгеләп үтәргә алып киттеләр. Гомерләре әле озын булып, тигезлектә, бәхеттә рәхәтләнеп яшәсеннәр Җәләловлар. Алар моңа бик тә лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев