Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Раштуа бәйрәме белән әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлый

7 гыйнварда билгеләп үтеләчәк Раштуа бәйрәме белән православие динендәге әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлый.

"Христос туу бәйрәме миһербанлылык, ана булу бәхете кебек изге хисләр белән сугарылган, ул безгә шәфкатьлелек һәм гаделлек хакында искәртеп тора. Бу нурлы бәйрәмгә кешеләр элек-электән рухи пакълек, мәрхәмәт, бәхет һәм иминлеккә ирешү белән бәйле иң якты өметләрен баглаган. Хөрмәтле райондашлар! Сезне ихлас күңелдән якты Раштуа бәйрәме белән тәбрик итәм. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәм күңелле узсын, яңа өметләр, иман нуры, илгә-көнгә иминлек, муллык һәм бәхет алып килсен!"-диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев