Равил Гәрәев Әлки районы кырларында 40 елдан артык хезмәт иткән кеше
Авыл хуҗалыгы тармагында, җирдә яратып һәм тырышып эшләгән гади кешенең хезмәтенә югары бәя бирелә икән, бу – аеруча зур шатлык һәм алга таба да хезмәткә рухландыручы кызыксындыру чарасыдыр.
Райондашыбыз, Базарлы Матакта яшәп, гомер буе “тимер атында” кырларыбызда иртәдән кичкә кадәр тир түккән, бүгенге көндә “Восток зернопродукт” механизаторы булган Равил Гәрәев та бик тә лаеклы рәвештә “ТР авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы” мактаулы исеменә лаек булды.
Хезмәт кенәгәсе 18 яшендә ачылган
Районыбыз кырларында 40 елдан артык хезмәт иткән ул. Чуаш Борнае урта мәктәбен тәмамлауга ук, эшкә керешкән. 10 нчы сыйныфта укыганда, трактор йөртү таныклыгы алган һәм менә шул үзләштергән һөнәр аны гомере буе ризыклы иткән. 1981 елда колхозга эшкә урнашкан булса, икенче елның язында аңа трактор биреп, тырмалауга чыгаралар да инде. Менә шунда хезмәт кенәгәсе дә ачыла һәм бүгенге көнгә кадәр сузылган ныклы эшчәнлек башлана...
Механизаторлык хезмәте арасында ике елга сузылган солдат тормышы гына бар. Егеткә, армиядән кайткач та, бераз ял итәргә дә бирмиләр, шундук эш тәкъдим итәләр.
– Туганым Фәһим Кәшапов “Сельхозхимия” җәмгыятендә җитәкче иде. Солдат кайту шатлыгы белән безгә килгәч, мине оешмага чакырды. Өченче көнне үк эшкә чыктым. “Т-150” тракторы бирделәр. Хәзер дә шул оешмада эшлим дип әйтергә була. Аның бары тик исеме генә үзгәрде. Нигездә, ул “Кызыл Шәрык” җәмгыяте эчендә булып калды. Безнең бурыч, вазифалар шул ук бит... – ди Равил Фаяз улы, хезмәт юлы башын искә алып.
Остазлары менә дигән!
Көчле җитәкче Әнвәр абый Залаков кул астында да эшли ул. Ул елларны күңелле еллар буларак искә ала. Нәкъ менә шул вакытларда, үзенең уңганлыгын, тырышлыгын күрсәтеп, алдынгылар исәбендә була һәм күп тапкырлар мактала да.
– Әнвәр абый кырыс, таләпчән, әмма бик гадел иде. Эшләгән кешене күрә дә белде. Безнең яшь вакыт, төрле авыллардан җыелган хезмәттәшләремнең дә күбесе минем тирәдәгеләр. Бөз өч бригадага бүленгән. Кырларга известь кертәбез, табигый ашламалар ташыйбыз. Ярышып эшлибез. Бу бригада бүген күпме ашлама алып кайткан–белешәбез, аларны ничек тә узарга тырышабыз... Ду китереп, кызык итеп эшләдек... Остазларыбыз турында аерым алып сөйләрлек. Мин Рәис Сафин һәм Миңнегалим Гәрәевлар белән эшли башладым. Алар гади, киң күңелле булып, сораганны авырсынмыйча аңлаттылар, кирәк чакта ярдәм иттеләр. Ә Талип абый Яруллин – аерым алып сөйләрлек кеше. Сабантуй батыры бит ул. Пәһлеван гәүдәле үзе. Без, яшьләр белән дә: “Нана, ни хәл”, – дип, көрәк кадәрле кулын биреп исәнләшә иде. Беркайчан авыр сүз әйтмәде, кирәк икән яклап та чыга белде, – дип, остазлары турында сөйләде механизатор.
Эшне ярату каннан килә
Әңгәмәдә катнашкан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге белгече Рафикъ Галләмов сүзгә кушылып: “Иң яхшы механизатор буларак, җитәкчеләре Әнвәр Залаков, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан да бирелгән Мактау грамоталары күп аның. Министр имзасы төшерелгән сәгать тә тапшырылды”, – диде.
Равил Гәрәев “Амкодор” тракторында йөк төйи. Һәм шуны әйтергә кирәк: әлеге трактор аңа 2006 елда бирелгән. Сакчыл булганда, белеп эшләгәндә, карап-җайлап торганда гына, шулкадәр еллар дәвамында бер техника белән һәрвакыт сафта булырга мөмкиндер.
– Аның тракторы һәрвакыт төзек. Ремонт таләп ителсә, ул барысын да үзе таба, җайлый, ял белмичә төзәтә һәм эшенә чыга. Беркайчан да артыннан йөргәннәре булмады, – дип, Рафикъ Мөхтәсыймович механизаторны янә мактап узды.
– Кайдан килә мондый хезмәт сөючәнлек? – дип, кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Хезмәт белән үскән авыл малае бит мин. Гаиләдә без биш бала идек. Мәктәптән кайткач, терлекләр карыйсың. Эшең үтәлмәгән икән, уйнарга чыкмыйсың. Ә ул вакытта авылда балалар күп. Кышын Ата елгасындагы су туңганнан соң, бергәләшеп хоккей уйнаулары үзе ни тора! Аннары әнинең әтисе Шәйхелислам абый, Бөек Ватан сугышында танкчы булып катнашып, авылга исән-сау әйләнеп кайтканнан соң, озак еллар колхозда бригадир итеп билгеләнгән. Бик таләпчән, төпле кеше иде. Әтием дә райпо системасында товар белән тәэмин итүче булып эшләде. Хезмәтенә җаваплы карады. Шуңа эшне ярату каннан да киләдер...
Механизаторның йөк төяүче булып хезмәт итүенә дә утыз елдан артык вакыт узган икән. Бу эшнең авырлыгы нидә, дип сорагач, Равил Фаяз улы болай дип җавап бирде:
– Таякның калын башы йөк төяүчеләргә төшә. Йөкне ике “КамАЗ” машинасы ташый икән, аның берсе ватылса, икенчесе эшне дәвам итә. Ә менә төяп торучы юк икән, эш бармый.
Без сөйләшкән арада да элеваторда эш тукталып торды. Сүзегез бетмиме әле дигәндәй, берничә тапкыр яныбызга кереп тә чыктылар. Равил абый да түзмәде: “Калганын бушагач, телефоннан сөйләшербез”, – дип, безнең хакта бүленгән эшен дәвам итәргә булды: саубуллашып, зур тракторына утырды...
Бар яктан да “бишле”
Мин Равил Фаяз улының тормыш иптәшенә – Гөлсинә Гәрәевага шалтыратырга булдым. Бу мөлаем ханымны күпләр беләдер: ул – С.М. Лисенков исемендәге музейда һәр экспонатның тарихын җентекләп белүче һәм аны кызыксындырырлык итеп сөйләүче экскурсовод.
Равил абый белән алар икесе дә бер авылдан – Татар Борнаеннан. Бергә гомер итүләренә дә 36 ел булган, ике бала: кызлары Гөлчәчәк һәм уллары
Рәфисне тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә ике оныклары да бар инде...
– Равил абый турында безгә сөйләгез әле, – дип мөрәҗәгать иттем Гөлсинә Исламовнага. Җавапны ул, озак көттерми, шундук бәян итә дә башлады:
– Беренчедән, ул – намуслы хезмәткәр. Колхозда кызу эш вакытында ялы да, якшәмбесе дә юк, монысын һәркем белә. Гел хезмәттә булгач: “Әллә бүген бармыйсыңмы соң?” – дип әйткәнем бар. Аның җавабы бер: “Ял дип, сыерлар ашамыйча тора алмый, малларны карарга кирәк”, – дия дә ул, кайчан чакыралар, шунда бер авырсынмыйча чыгып китә... Тормыш юлдашы буларак, ул – минем фикердәшем, дустым. Без һәрнәрсәне уртага салып сөйләшеп хәл итәбез. Балаларга ул йомшак күңелле әти булды. Гаиләдә дәрәҗәле, үрнәк. Буш вакыты килеп чыкса, кармак алып, су буена барырга ярата. Шулай дуслар белән бергәләшеп табигать кочагында булырга – тотылган балыктан уха пешереп, ял итәргә яратабыз. Диңгез буена барганыбыз да, Кавказда ял итеп, Эльбрус тавына менгәнебез дә бар безнең.
Ә аннары әңгәмәдәшем сүзен болай дип төгәлләде:
– Минем ирем – акыллы, тәртипле кеше, аңа бар яктан да “бишле” куярга була, – диде.
Ә якыннарыңнан шундый мактау сүзләре ишетү, минемчә, зур исемнәрдән дә мөһимрәк бәя һәм бүләктер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев