Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы Александр Никошин христианнарны Изге Пасха  белән котлады

Изге Пасха белән!

“Кадерле дуслар! Сезне чын йөрәктән Бөек Уразаның тәмамлануы, Христосның үлеп терелүе бәйрәме белән тәбрик итәм. Христианнар тормышында Пасха – елның төп вакыйгасы. Пасха – мәхәббәт, тынычлык һәм мәрхәмәт символы! Бәйрәм тантаналары христианнарның йөрәкләренә якыннарыңны ихластан ярату, шатлык, игелек һәм шәфкатьлелек кебек якты хисләр өсти. 
Без Рус православие чиркәвенең Әлки мәхәлләсе, район мөхтәсибәте эшчәнлекләрен югары бәялибез. Алар үзара аңлашуга, татулыкка, бердәмлеккә һәм гаилә кыйммәтләренә йөз тоткан әхлак нигезләрен кадерләп саклыйлар. Бүген дин әһелләре чиркәүгә, мәчеткә йөрүчеләр белән бергә яңа коронавирус инфекциясе дигән зәхмәтнең тизрәк юкка чыгуын теләп дога кылалар. Мин бүген безнең кешеләрнең саулыгы сагында торучыларга – медицина, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һәм волонтерларга аерым рәхмәт җиткерәм. Тиешле таләпләрне үтәү, үзара ярдәмләшү, үзеңнең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы мөнәсәбәт безгә бу вәзгыятьне имин үткәреп җибәрергә мөмкинлек бирер дип ышанам.
Һәркемгә нык сәламәтлек, иминлек, оптимистлык, тормышның тантана итәсенә ышаныч телим”,–диелә район башлыгы тәбрикләвендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев