Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгы котлый

4 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Халыклар бердәмлеге көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады. "Илебезнең бөтен халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа. Безнең һәркайсыбызның киләчәге ил һәм республика, үзебез яши...

4 ноябрьдә билгеләп үтеләчәк Халыклар бердәмлеге көне белән әлкилеләрне

муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

"Илебезнең бөтен халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа. Безнең һәркайсыбызның киләчәге ил һәм республика, үзебез яши торган төбәк язмышы белән бәйле. Бүген Татарстанның Россия Федерациясенең иң куәтле һәм алдынгы регионнарыннан берсе булуы белән без хаклы рәвештә горурланабыз. Нәтиҗәле тырыш хезмәтебез, үзара тату, тыныч яшәвебез белән без күпмилләтле уртак Ватаныбызның көч-куәтен тагын да арттыруга, бүгенге һәм киләчәк буыннарның иминлеген тәэмин итүгә үз өлешебезне кертәбез.

Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәм белән кайнар котлап, һәркайсыгызга нык сәламәтлек, тормыш дәрте, хезмәт уңышлары, бәхетле имин гаилә тормышы телим",- диелә район башлыгы котлавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев