Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район башлыгыннан котлау

Район башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне алдагы бәйрәмнәр - Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады. "Хөрмәтле райондашлар! 4 ноябрь - күпмилләтле газиз Ватаныбыз Россия тарихында хәлиткеч әһәмияткә ия вакыйгалар истәлеге дә, православия динен тотучылар өчен Казан Изге Ана иконасы белән бәйле кадерле бәйрәм дә. Ә 6 ноябрьдә...

Район башлыгы Александр Никошин әлкилеләрне алдагы бәйрәмнәр - Халык бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады.

"Хөрмәтле райондашлар! 4 ноябрь - күпмилләтле газиз Ватаныбыз Россия тарихында хәлиткеч әһәмияткә ия вакыйгалар истәлеге дә, православия динен тотучылар өчен Казан Изге Ана иконасы белән бәйле кадерле бәйрәм дә. Ә 6 ноябрьдә Татарстаныбыз язмышында зур роль уйнаган, республикабызны төрле яклап үстерү, Россиянең иң алдынгы төбәкләре рәтенә чыгару мөмкинлеге биргән вакыйганы билгеләп үтәбез. Шушы бәйрәмнәр белән һәммәгезне дә кайнар котлыйм. Без, әлкилеләр, республикабызны, илебез халкын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш кертәбез - иркен басуларыбызда мул уңыш үстереп, терлекчелек комплексларында, фермаларда ит-сөт җитештереп, ил табынын баетабыз. Уңган халкыбыз үз хезмәте нәтиҗәләре белән горурлана ала. Рәхмәт барчагызга да! Тормышыбыз имин һәм тыныч, гаиләләр нык һәм бәхетле булсын иде. Сезгә исәнлек-саулык, муллык, эшләрегездә уңышлар телим", диелгән әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев