Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район благочинные Андрей Зиньков: «ГАЗЕТАДАГЫ ҺӘР ЯЗМА МИНЕМ ӨЧЕН КЫЗЫКЛЫ»

Без һәр яртыеллыкта "Әлки хәбәрләре"нә язылабыз һәм аның һәр санын бөтен гаиләбез белән укыйбыз. Минем өчен газетадагы һәр язма кызыклы. Анда бит район тормышы, аның барлык тармаклары шактый тулы яктыртыла. Районыбызда булып торган вакыйгалар, яңалыклар хакында оператив хәбәр ителә. Газета - район тормышының көзгесе, елъязмасы ул. Чиркәүгә йөрүчеләр, авыл халкы...

Без һәр яртыеллыкта "Әлки хәбәрләре"нә язылабыз һәм аның һәр санын бөтен гаиләбез белән укыйбыз. Минем өчен газетадагы һәр язма кызыклы. Анда бит район тормышы, аның барлык тармаклары шактый тулы яктыртыла. Районыбызда булып торган вакыйгалар, яңалыклар хакында оператив хәбәр ителә. Газета - район тормышының көзгесе, елъязмасы ул. Чиркәүгә йөрүчеләр, авыл халкы белән аралашканда да бик еш: "Газетадан укыдык", "Район газетасында язганнар иде" дигәнне ишетәсең. Димәк, халык газетаны укый. Ә башкача район хәлләрен каян белеп торасың?! Газетада реклама күп, диючеләр дә бар. Нишлисең, реклама бүгенге тормышның аерылгысыз өлеше инде ул. Ә бит ул да файдасыз әйбер түгел. Күпме кеше газетадагы белдерүләр аша кирәкле әйберен сатып ала я булмаса сата. Мин үзем спорт яңалыкларын аеруча яратып укыйм. Газетада яшьләр тормышы, аларга әхлак, патриотик тәрбия бирә темалары киңрәк яктыртылуын теләр идем. Район газетасын башыннан ахырынача укып чыгам, ул миңа җитми дә кала. Газета калынрак булып чыкса, битләр саны артса, бигрәк әйбәт булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев