Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район мәдәният бүлеге үткәргән аукционнан кергән средстволар тулысы белән Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына тапшырылачак

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсеннән соң анда катнашкан җитәкчеләр арасында кул эшләнмәләре сату буенча аукцион үткәрелде. Район мәдәният йорты фойесында озын-озын өстәлләрдә бәйләгән җылы киемнәр, йон оекбашлар, башмаклар, аш-су өстәле өчен матур тастымаллар һ.б. урын алган иде. Болар авыл клублары каршындагы "Оста куллар" түгәрәкләренә йөрүчеләр көче белән булдырылган. Аукционны район мәдәният йорты...

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсеннән соң анда катнашкан җитәкчеләр арасында кул эшләнмәләре сату буенча аукцион үткәрелде.

Район мәдәният йорты фойесында озын-озын өстәлләрдә бәйләгән җылы киемнәр, йон оекбашлар, башмаклар, аш-су өстәле өчен матур тастымаллар һ.б. урын алган иде. Болар авыл клублары каршындагы "Оста куллар" түгәрәкләренә йөрүчеләр көче белән булдырылган.

Аукционны район мәдәният йорты методисты Илфат Кыямов бик җанлы алып барды. Барлык товарлар да старт бәясеннән күпкә кыйммәткә сатылды. Бигрәк тә Югары Әлки, Иске Салман, Түбән Биктимер, Иске Матак клублары китергән товарларга сорау зур булды.

Аукционнан кергән 8440 сум акча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына тапшырылачак.

P.S. Шушы көннәрдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре интернатта тәрбияләнүчеләр өчен зур концерт куярга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев