Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район Сабан туе әлкилеләрнең дустанә һәм бердәмлеген күрсәтте

12 июнь район халкы өчен икеләтә бәйрәм булды. Россия көне белән Сабан туе бергә туры килде. Милли бәйрәмебезне тасвирлаганда “матур, ямьле” сүзләрен әледән-әле кабатларга туры килә.

   Ул табигатьнең гүзәл бер почмагында үткәрелде, көне дә кояшлы, җылы булды. Сабан туе бик әйбәт оештырылган иде, иң мөһиме, ул тыныч, имин узды.
Сабан туе – татар халкының борынгыдан үткәрелүче милли бәйрәме. Ул сугышлар вакытында, ачлык елларында гына уздырылмаган. Димәк, Сабан туен бәйрәм итү илдә иминлек, тыныч хезмәт, муллык хөкем сөрүе хакында сөйли.

 

ВИДЕО

ФОТОРЕПОРТАЖ


Бәйрәм алдагы көннең кичендә үк башланды. Кичке Сабантуйга мәдәният хезмәткәрләре зур программа әзерләгән иде, халык бик күп җыелды, җыр-музыка, күңел ачу төнгә кадәр дәвам итте. 
Ә инде төп Сабан туе шимбә иртәсеннән гөрләде. Бәйрәмгә килүчеләрне җентекләп җыештырылган, матур итеп бизәлгән, ял итү, бәйгеләрдә катнашу, балалар уеннары  өчен барлык уңайлыклар тудырылган мәйдан һәм тирәлек каршылады. Билгеле, болар берсе дә үзеннән-үзе барлыкка килмәгән. Сабан туе узасы урында берничә атна буе районның хезмәт коллективлары вәкилләре хезмәт куйды. Сабан туе бүләкләрен әзерләүгә дә бик күпләрнең өлеше керде. Район предприятиеләре һәм оешмалары, эшмәкәрләр, якташларыбыз бәйрәм фондын булдыруга зур матди ярдәм күрсәттеләр. Рәхмәт аларга!
Сабан туе сәгать 10 да мәдәният хезмәткәрләре, балалар хореография төркемнәре башкаруында җырлы-музыкаль композиция белән башланып китте. Аннан соң бәйрәм кунакларын район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул гасырлар буе язгы кыр эшләре төгәлләнгәннән соң үткәрелүче  Сабан туеның халыкның иң күркәм сыйфатларын – хезмәт сөючәнлеген, көч һәм җитезлеген, ихласлыгын һәм кунакчыллыгын, югары идеалларга тугрылыгын чагылдыручы бәйрәм булуын билгеләп үтте. 
–Районның барлык авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары язгы кыр эшләрен үзвакытында һәм югары сыйфат белән башкардылар. Уңганлыклары һәм тырышлыклары, җирне яратулары өчен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез,–диде район башлыгы.
“Кызыл Шәрык” компанияләр төркеме” ҖЧҖ генераль директоры Адель Хәйруллин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры, Әлки якташлык җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева да әлкилеләргә һәм район кунакларына Сабан туе котлауларын, җылы теләкләрен юлладылар. 
Республика урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров исә Президент Рөстәм Миңнехановның Сабан туе уңаеннан татарстанлыларга тәбрикләвен җиткерде.
Менә мәйдан түренә авыл уңганнары – алдынгы игенче-механизаторлар, терлекчеләр чакырылды. Алар – бу зур бәйрәмнең  иң хөрмәтле кунаклары. Көнне төнгә ялгап басуларда, терлекчелек комплексларында хезмәт куючы бу фидакарь райондашларыбыз икмәк, ит-сөт җитештереп ил табынын баеталар, җәмгыятебезнең иминлеге, муллыгы өчен тырышалар. Хезмәт батырларына бүләкләр тапшырылды, мәйдан аларны алкышлар белән хөрмәтләде.
Традиция буенча, бәйрәм түрендә районның төрле тармакларында уңышлы хезмәт куючы алдынгылар хөрмәтләнде, дәүләт бүләкләре тапшырылды. 

Аннан соң мәйданда бәйгеләр, Сабан туе уеннары башланды. Һәрвакыттагыча, аларда бик күп кеше катнашты. Олысы-кечесе күзләре бәйләгән килеш чүлмәк ватты, кул көрәштерде, гер күтәрде. Бала-чага йомырка салынган кашык белән, капчык киеп йөгерде, хатын-кызлар узыштан көянтә-чиләк белән су ташыды.
Тик менә мәйдан уртасындагы озын колганың иң очына урнаштырылган читлектәге әтәчне “азат итәргә” ашыгучылар гына күренмәде. Күпләр инде моңа борчыла да башлаган иде. Ниһаять, озын колганы буйсындыручылар да табылды. Алпар егете Илфат Сәйфуллин күз иярмәс тизлек белән багана башына үрмәләп менеп китте һәм, 38 секунд эчендә аның очына җитеп, әтәчне читлектән “азат итте”. Мәйдан җитез егеткә сокланып гөр килде, малай-шалай иреккә чыккан әтәч артыннан чапты. Тагын өч егет багана башына үрмәләп менде, тизлекләре генә Илфатныкыннан кайтыш булды.

Быелгы Сабан туе шунысы белән дә үзенчәлекле булды – аның барышын “Татаркино” төркеме төшереп барды. Район Сабан туе күренешләре Татарстан һәм Казахстан берлектә эшли торган “Алмачуар” нәфис фильмында файдаланылачак.
Гомумән, район Сабан туе озакка истә калырлык матур тәэсир-хәтирәләргә бай булды. Иң мөһиме, ул бернинди күңелсезлек-чатаклыкларсыз, имин, күркәм узды. Бер генә исерек бәндә дә күзгә чалынмады. Моны бик күпләр зур канәгатьлек һәм сөенеч белән билгеләп үтте. Димәк, халык бездә хәмерсез-нисез, ихлас аралашып, уеннарда катнашып, бәйгеләрне тамаша кылып рәхәтләнеп ял итә белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев