Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районнарда Сабан туе кайчан үтә?

Җәй җиттеме, күңел Сабантуйга ашкына, шунда шаулатып бәйрәм итәсе килә. Безнең редакциягә дә “Район Сабантуйлары шул-шул көнне уза икән” дип белешеп шылтыратучылар байтак.

Инде соңгы вакытта  социаль челтәрләрдә “4 июльдә районнарда Сабан туе була” дигән хәбәргә юлыгучылар күбәйгән.

Без “Шәһри Казан” газетасы сайтына сылтама белән әлеге редакциягә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимованың биргән җавабын китерә алабыз:

“Сабан туйларын уздыру датасын билгеләгән Указ әлегә юк”,– дигән ул.

Әмма “Шәһри Казан”: “Утсыз төтен булмый, Указ булмаса да, формаль рәвештә 4 июль турында сүз бара” дип фаразлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев