Редакциягә Чуаш Кичүеннән сөт җыючы Ришат Нуруллин үтенеч белән килгән
Редакциягә Чуаш Кичүеннән сөт җыючы Ришат Нуруллин үтенеч белән килгән.
-Терлек авырмыйча тормый инде ул. Бигрәк тә савым сыерлары бозаулагач төрле чирләргә тиз бирешәләр. Менә шул вакытта халык малкаен тизрәк савыктыру өчен төрле уколлар куллана башлый.Сыерга антибиотик уколлар ясаганнан соң 42-78 сәгать узгач (уколның тәэсире нинди булуга карап), савып алынган сөтне генә эшкәртүчеләргә тапшырырга ярый. Ә шул вакыткача савылган сөт әчи һәм башка сөт продукциясе ясарга яраксыз була. Алай гына да түгел, бер антибиотиклы сыер сөте 10 тоннага чаклы продукцияне сыйфатсызга әйләндерә. Шуңа да сыер асраучыларга малны антибиотик дарулар белән дәвалаганда аның сөтен эшкәртүчеләргә тапшырмаска кирәк. Ә үзең өчен кайнатып кулланырга яисә катык, эремчек, каймак, май ясау өчен файдаланырга ярый. Антибиотиклы сөтне яшь малларга эчерергә дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев