Ренат Гыйззәтуллин: “Бибай-Чаллысына тарта күңелем”
Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның үз шигырьләрендә дан җырлаган, чын күңеленнән яраткан, уйларында иркәләгән, хатирәләрендә кабат-кабат әйләнеп кайткан яраткан авылы булган.
Югыйсә ул анда тумаган да бит... “Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем...” , дип яза ул.
Безнең якташыбыз, “Чаллы-ТВ” телерадиокомпаниясенең генераль директоры Ренат Гыйззәтуллин белән сөйләшкәннән соң, нәкъ менә шул юллар хәтергә төште. Яр Чаллыдагы якташлар җәмгыяте җитәкчесе Римма Искәндрова белән бергә ул, тораклыкларны саклау һәм үстерү пробелмасын хәл итү максатыннан, шулай ук районның тулаем алганда социаль-икътисади һәм мәдәни үсеше өчен, Әлки җирлегеннән чыккан актив кешеләрне берләштерү буенча зур эш башкара.
– Ренат Мәүләевич, Сез безнең районда еш була торган кунак, якташлык җәмгыятенең бер генә утырышы да Сездән башка узмый. Тамырларыгыз турында сөйләгез әле.
– Мин Чаллы шәһәрендә тудым. Әмма балачакның иң матур хатирәләре әниемнең туган авылы Бибай Чаллысы белән бәйле. Безне, өч баланы, авылга 1 июньдә кайтаралар һәм 31 августта гына алып китә иделәр. Шулай итеп, без каникулны тулысынча әниемнең абыйсы, ике авылга мөдир булып эшләүче Фоат Вафинда үткәрә идек. Ул безне иртәнге сәгать 6да торгыза, шул вакытка инде ул киңәшмәдән кайта. Иртән йөгереп кайтып (гаҗәпләнмәгез, күпмедер вакыттан соң без бик теләп йөгерә башладык), яңа сауган сөт һәм мичтән чыккан кайнар кабартмалар белән чәй эчкәннән соң, икетуган абыем Альмир белән совхозның ат абзарына китәбез. Атларны яратуым, мөгаен, шул вакыттан башлангандыр. Аларны иң акыллы хайваннар дип саныйм.
Аннары без, апама ярдәм итү өчен, су ташый, түтәлләр утый идек. Үсә төшкәч, печән, утын әзерләшергә булыштык. “Мәнә күрәсезме, бармаксыз да кала яздым”, – диде әңгәмәдәшем, елмаеп, хәтер йомгагын сүткәндә.
Сентябрь аенда Ренат, Айдар һәм Гөлнара шәһәргә кап-кара авыл баласы булып кайтканнар, өстәвенә, мишәрчә сөйләшеп, татар теле укытучыларын аптырашта калдырганнар.
– Тагын Әлкигә кайтып килдегезме? - дип төпченә укытучы, үзе исә, зур булмаган кисәтүләр ясаса да, ул балаларның үз туган телләрендә, башка яшьтәшләренә караганда, яхшырак сөйләшә һәм яза алуларына шатлана гына.
– Бибай Чаллысына кайтасыбыз килгәнгә, без ел саен түземсезләнеп каникулны көтә идек. Аңлагансыздыр, әнием Флера менә шул кечкенә, әмма табигате белән бик тә матур булган авылда туган. Ул чорда күпләргә ятимлекне алып килгән балачак елларын әнием искә алырга яратмый. Күпсанлы яралар алган, имгәнгән фронтчылар озак яшәмәгән. Бар хуҗалыкны да үз җилкәләрендә безнең чандыр гәүдәле, әмма нык холыклы хатын-кызларыбыз тарткан. Әнием япь-яшь килеш Казанга чыгып китеп, пешекчегә укыган һәм Казанның С.Горбунов исемендәге авиация заводына эшкә урнашкан. Анда ул тормыш иптәшен, безнең әтиебез Мәүләвине очрата. Аның исә КАИда читтән торып укыган чагы була. Үзегез беләсез: “КамАЗ”ның даны бар илгә дә таралган вакыт – гасыр төзелеше. Уйлашканнан соң, әти-әни туйдан соң Яр Чаллыга китеп урнашырга була.
– Димәк, Сез Яр Чаллыда тугансыз?
– Әйе, әмма мин беренче сыйныфка укырга барганда, безнең шәһәр Брежнев дип атала иде. Моны хәзер күпләр белми дә. Әти “КамАЗ” агрегат заводында көйләүче булып эшли. Әнигә балалар белән ярдәм итү өчен, ул эшкә икенче яисә өченче сменага чыгаруларын сораган. Әнине ул шулкадәр яраткан һәм хөрмәт иткән ки, бар авырлыкны да үз җилкәсенә алырга теләгән. Әтигә хәтта югары уку йортын тәмамлау турындагы дипломын да алу насыйп булмаган, ул КАИга соңгы сессиясенә бара алмаган. Әмма, әйтергә кирәк, бу күбрәк бүгенге көнгә кадәр безне һәм әнине генә борчыды, ә әтине эшендә һәрвакыт әтисенең исеме – Мәүләви Миңнулла улы дип эндәшкәннәр, аның фотосурәте заводның Мактау тактасыннан төшмәгән, хәтта лаеклы ялга да аны озак вакыт чыгарырга теләмәделәр.
Кызганыч, әмма әти 2017 елда вафат булды. Аны Мамадыш районының Арташ авылында җирләделәр. Анда әти-әниләренең йорты бүгенге көндә дә сакланган. Әнием җәй айларын тулысы белән диярлек шунда үткәрә. Шулай ул “Әтиегезгә якынрак булам”, – ди.
– Хезмәт баскычыннан - мәктәп укытучысыннан зур телерадиокоманиянең директорына кадәр күтәрелүегез хакында сөйләгез әле.
– Алгебра, геометрия һәм информатика укытучысы буларак мин ике ел эшләдем. Төгәл дисциплиналарга мәхәббәт, IT-технологияләр миңа тынычлык бирмәде. Мин Чаллы ТВ телекомпаниясенә (аның “Күңел” радиосы бүлекчәсе бар иде) эшкә алуларын үтендем. Мине радиога чыгарылыш тавыш операторы буларак эшкә алдылар, аннары тавыш инженеры булдым. Бераздан мине җитәкче урынбасары вазифасында реклама бүлегенә күчерделәр. Ул 2008 ел иде. Замана яхшы рекламалар куюлуын таләп итте, ул радиостанциягә шактый керем китерде. Кыска вакыт аралыгында безнең бүлек 20 кешегә кадәр артты. Ул вакытта партнерыбыз федераль канал НТВ һәм без 22 тапшыру әзерли идек. Айлык керем 4 миллионнан артык сумны тәшкил итте.
– Белүебезчә, Сез үз эшегезне дә ачкансыз. Уңышлы эшләгән радиостанцияне ничек калдырып китә алдыгыз?
– Бүгенге көндә мин башлаган эш белән хатыным Регина шөгыльләнә. Ә мин кабат журналист эшчәнлегенә әйләнеп кайттым. Әмма “Чаллы-ТВ” телерадиокомпаниясенә җитәкче буларак инде. Билгеле, бу бик тә җаваплы вазифа. Чөнки “Чаллы-ТВ” ул – Кама аръягының иң зур телерадиокомпанияләрнең берсе һәм ул тапшыруларын республиканың ике дәүләт телендә алып баручы бердәнбер шәһәр телеканалы. Безне Алабуга, Минзәлә, Тукай, Түбән Кама районнарында яшәүче 1,5 миллион кеше карый һәм тыңлый. Компаниябез “Татмедиа” филиалы һәм ул аудиторияне кызыксындыру буенча зур максатчан эш алып бара.
Мин безнең каналның тапшырулары бар Татарстанга да күрсәтелсен, ишетелсен иде, дип хыялланам. Һәм безнең команда шул юнәлештә эшли дә. Аерым алганда, якын арада Буа районында ретранслятор урнаштыру ниятләнелә, ул вакытта безне республикадан читтә дә, Ульяновск өлкәсендә дә тыңлый алачаклар.
– Безнең югары технологияләр заманында, интернет бар мәгълүмат чараларын да диярлек алмаштырганда, радионың киләчәге, чыннан да, бармыни соң?
– Һичшиксез, бар! Радио ул – беренче чыбыксыз элемтә. Аны авылда әбиләр генә тыңламый, ул юлда баручыларның да, дачаларына килүчеләрнең дә юлдашы. Радио кыйммәтле жайланмалар таләп итми. Ә без исә тапшыруларны кешеләр өчен элеккечә кызыклы итү өчен барысын да эшлибез.
1 сентябрьдән “Тор-тор” программасын куя башладык, аны бик яратып тыңлыйлар. Сүз уңаеннан әйтим, һәр ике ай саен без Сара Садыйкова исемендәге һәм “Энергетик” мәдәният йортларында танылган артистларны чакырып, концертлар оештырабыз. Хәзерге вакытта “Ел вакыйгалары” бәйрәм чарасына әзерләнәбез. Ул концерт Боз сараенда куелачак.
– Белгәнебезчә, Сез күп балалы әти. Гаиләгә вакытыгыз каламы?
– Зур кызым Зиләгә 19 яшь, ул кайчандыр әтием тәмамлый алмаган институтта укый. Раилгә 16 яшь, ә кечкенә кызыбыз Сәминә – беренче сыйныф укучысы.
Әтием безнең өчен һәрвакыт вакыт тапты, шуңа да без аны бары якты хатирәләр белән генә искә алабыз. Әтием хәтта әни эштән кайтканчы пилмән дә бөгеп куя иде. Мин дә әтигә охшарга тырышам. Бар җаваплылыкны да хатын өстенә генә өеп калдырырга ярамый, ул да бит авыр, җаваплы эштә эшли.
Ә каникулда яисә ялларда балалар, кайчандыр минем кебек үк, “Әти, Бибайга кайтыйк әле!” - дип сорыйлар. Ничек аларга каршы киләсең инде?!
– Ренат әфәнде, чын күңелдән сөйләшеп утырганыгыз өчен, рәхмәт бик зур. Бар башлангыч эшләрегездә дә уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев