Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көне районыбызда бик күп бәйрәм чаралары белән билгеләп үтелде. ФОТО

Иртәдән район үзәгендә зур ярминкә башланып китте.

Ни генә юк иде анда! Бу ярминкә чын мәгънәсендә көзге муллык, авыл уңганнарының тырыш хезмәте нәтиҗәләре чагылышы булды.
Һ ә р в а к ы т т а г ы ч а , мәктәпләр үз участокларында җәй буе үстергәнҗитештергән байлыктан район халкына да өлеш чыгардылар. Үзләре әллә үстереп азапланмаган, әллә бакчалары җүнле уңыш бирмәгәннәр кинәнделәр мәктәп биләмәләрендә ишелеп уңган яшелчәләрне алып. Литр ярымы 50 сумнан сөт, 1500 сумга бал (3 литрлы банкада), 600 сумнан үрдәк түшкәләре, тозлаган-маринадлаган яшелчәләр дә алып килгән иде мәктәп хезмәткәрләре. Һәммәсенә хуҗа чыкты. Фермерлар, шәхси хуҗалыклар да хәзинәдә барын ярминкәгә алып чыгып, мул хезмәт җимешләрен халыкка тәкъдим иттеләр. Әхмәт авылыннан Рамис һәм Гөлнур Вәлиуллиннар, Ташбилгедән бертуган Замир һәм Зөфәр Хөснетдиновлар шикәр кебек матур мөгезле эре терлек ите саттылар.
280-300 сумнан - теләгәнен сайлап ал. Иске Матактан Николай Лычниковтан мактый-мактый мәтрүшкә, хуш исле дару үләннәре кушып бәйләгән мунча себеркеләре алды халык. Шул ук авылдан Юрий һәм Галина Исаевлар нәрсә генә алып килмәгәннәр: куян түшкәләре, сөт ризыклары, тозлы гөмбә, яшелчәләр, бүлмә гөлләре… Базарлы Матактан Рәфис Шәрәфиев саткан бал, үрдәк түшкәләре дә уңыш казанды. Татар Төгәлбәеннән фермер Фәнил Гәрәев алып килгән корбанлык сарыклар да бер-бер артлы сатып алучылар кулына күчеп торды. Район урманчылыгы әзерләгән утын шулай ук бик тиз сатылып бетте. Түбән Кәчи авыл җирлегеннән китерелгән бәрәңгегә дә ия тиз табылды. Иске Камкадагы фермер хуҗалыгының төргәкләгән печәненә сорау аеруча зур булды. 800 сумнан алып кына тордылар - җирлек башлыгы Фәргать Әкбәров авылга әллә ничә рейс ясады.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гомумән, терлек азыгы мулдан тәкъдим ителде ярминкәдә. "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары да печәнен дә, саламын да, ашлыгын
да сатты. "Хузангай" ҖЧҖ -7,5 сумнан бодай, 7 сумнан арпа, 5 сумнан көрпә белән сәүдә итте.
Бик яхшы әзерлекле һәм мул иде ярминкә. Тик менә сатып алучылар гына әллә ни күп булмады. "Их, бөртеккә дип килгән идем, күпләп алырга дип. Әмма ярминкә мәйданына машина белән кертмиләр икән. Булмады инде, кире китәм",-дип сукранып торды бер абзый кеше. Хәвефсезлекне тәэмин итү максатыннан транспорт өчен Базарлы Матакның үзәгенә керү юллары һәр тарафтан да
ябылган иде шул.
"Ленин бакчасы" үзәк ял паркында көне буе ачык һавада музей эшләп торды. Район балалар иҗаты йортында шөгыльләнүчеләр
һәм авыл клублары түгәрәкләренә йөрүчеләр ясаган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Андагы үзеңә ошаган әйберләрне сатып
алырга да мөмкин булды. Дөрес, көне буе яңгыр яву сәбәпле, паркта планлаштырылган чараларның күбесе балалар иҗат йорты бинасына күчерелде. Анда "Созвездие-Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре зур концерт та күрсәтте.
Ә кич белән үзәк ял паркы чын бәйрәм мәйданына әверелде. Бигрәк тә балалар өчен нинди генә уен, күңел ачу мөмкинлекләре тудырылмаган иде. Җәмәгать туклануы нокталары да эшләп торды - төрледәнтөрле ризыклар, тәмтомнар сатылды.
Сәхнәдә кич буе районның сәнгать осталары чыгыш ясады. Гаҗәеп матур чәчәк бәйләмнәре һәм яшелчә, җиләк-җимеш к о м п о з и ц и я л ә р е күргәзмәсе дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Биредә шуны да әйтергә кирәк, Республика көнендә "Ленин бакчасы" паркы халыкны төзекләнеп-яңарып, м а т у р а е п - б и з ә н е п каршы алды. Әле генә төзелеп беткән дәү матур сәхнә, ике якка уты-
рышлы амфитеатр, яңа эскәмияләр, җәяүлеләр юллары, балалар уен мәйданчыгы… Киләсе җәйдә парк уртасында фонтан да пәйда булыр дип көтелә. "Ленин бакчасын" бүгенге ямьле матур хәленә китерүдә район үзәге мәктәпләре, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре дә күп көч куйды, билгеле. Бәйрәм көнендә моны билгеләп үтеп, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов биредә хезмәте кергән һәркемгә рәхмәт әйтте, күп коллективларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Кичке бәйрәмгә халык та күп килгән иде. Әлкилеләрне Республика көне белән район башлыгы Александр Никошин котлады. 27 нче тапкыр үз бәйрәмен билгеләп үтүче Татарстанның казанышлары, районыбыз уңышлары турында сөйләп үткәч, Александр Федорович әлкилеләргә рәхмәт һәм зурлау сүзләрен җиткерде.
-Барлык бу уңышларның нигезендә - сезне тырыш хезмәтегез, хөрмәтле райондашлар,-диде ул. -Быел без соңгы елларда күрелмәгән мул уңыш үстердек. Урып-җыю темплары буенча районыбыз республикада алдынгылар рәтендә. Районыбыз игенчеләре инде 100 мең тоннадан артык ашлык суктырып алдылар. Яңгырлар башланмаса, бу атна ахырына без инде уракны төгәллисе идек. Әмма киләсе ел уңышы өчен аның яңгыры да кирәк. Хезмәт уңышлары, сәламәтлек, бәхет һәм муллык сезгә, кадерле дуслар!
Район халкын бәйрәм белән шулай ук Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татар-
стан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов тәбрикләде. Аннан соң Александр Никошин һәм Фәрит Хәйретдинов бер төркем әлкилеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
Республика көнендә эшләүче яшьләрнең иҗат фестивален үткәрү инде традициягә әйләнеп килә. Быел әлеге яшьләр КВНы өченче
мәртәбә оештырылды. Сәхнәдә медицина, мәгариф, мәдәният өлкәсендә эшләүче яшьләребез осталыкта сынашты. Әлеге бәйгедә
мәгариф командасына тиңнәр булмады. Шулай ук бик күркәм чыгыш ясаган мәдәният хезмәткәрләренә икенче урын бирелде. Шунысы сөенечле, яшьләребез сәхнәдә елдан-ел зуррак осталык күрсәтә. Тик менә алдынгы урыннарны алган мәгариф һәм
мәдәният хезмәткәрләре чыгышларында татарча бер генә сүз дә яңгырамавы күңелдә төер калдырды. Татар һәм рус тигез хокуклы
дәүләт телләре булган республикабызның бәйрәмен үткәрдек ләбаса…
Күңелле тамаша, аннан соң дискотека әле бик озак дәвам итте. Төнге күк йөзен аллы-гөлле утларга коендырган фейерверк
бәйрәм шатлыгын һәм күтәренкелеген тагын да арттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев