Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнен һәм район юбилеен бергәләп бәйрәм итик

29 августта Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында 30 август - Татарстан республикасы көненә һәм Әлки районы оешуга 85 ел тулуга багышланган төрле спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар узачак. 10.00. Стадионда кыска һәм озын дистанциягә йөгерү, армрестлинг, пауэрлифтинг, гер күтәрү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча ярышлар. 16.00. Стадионда футбол буенча ярты...

29 августта Базарлы Матак урта мәктәбе стадионында 30 август - Татарстан республикасы көненә һәм Әлки районы оешуга 85 ел тулуга багышланган төрле спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар узачак.

10.00. Стадионда кыска һәм озын дистанциягә йөгерү, армрестлинг, пауэрлифтинг, гер күтәрү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча ярышлар.

16.00. Стадионда футбол буенча ярты ел буе барган район беренчелеге ярышларының финал уеннары.

18.00. Республика көне һәм район юбилее бәйрәмен тантаналы ачу.

Яшь талантларыбыз "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленнән иң әйбәт чыгышларын күрсәтәчәк.

19.00. Эшләүче яшьләрнең район иҗат фестивале.

20.00. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин һәм бүтән артистлар катнашында бәйрәм концерты.

-Бәйрәм мәйданында иң матур чәчәк бәйләменә һәм яшелчә, җиләк-җимештән әзерләнгән композициягә конкурс; аңа нәтиҗә ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

-Иң төзек, иң матур йорт хуҗаларын бүләкләү.

-Ачык һавада Лисенков исемендәге район музееның районыбызның 85 еллыгы уңаеннан тупланган иң кызыклы экспонатлары тәкъдим ителә.

-Мәйданда балалар өчен батут эшләр, тәм-том, шашлык, кайнар чәй белән сыйлану мөмкинлеге булыр.

Үз товарлары белән сәүдә итәргә бәйрәмгә эшмәкәрләр дә чакырыла.

21.00. Бәйрәм дискотекасы.

22.00. Фейерверк.

Бәйрәмгә рәхим итегез, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев