Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика көнендә Базарлы Матак үзәгендә иртәдән бәйрәм ярминкәсе булды

Республика  көнендә Базарлы Матак үзәгендә иртәдән бәйрәм ярминкәсе башланып китте. 

 
Сәүдә рәтләре Балалар иҗаты йорты каршында башланып почта бинасына кадәр тезелеп киткән иде. Читтән килгән сәүдәгәрләр дә, җирле җитештерүчеләр дә мактый-мактый үз товарларын тәкъдим иттеләр. Ярминкә көзге нигъмәтләргә бай һәм юмарт иде. Апак белән Югары Колчурино авылларыннан бал, Иске Алпардан бройлер тавык түшкәләре, Иске Хурададан помидор, кишер, йомырка алып килгәннәр. Сүз уңаеннан бәяләрнең шактый түбән булуын әйтеп үтик. Мәсәлән, эре-эре помидорларны килосын 25 сумнан, йомырканың дистәсен 70 сумнан алып була иде. Тавык итенә бәя 250-270 сум итеп куелган. Күптәнге гадәт буенча Карга һәм Үргәгар вәкилләре ачык һавада пешереп ярминкә кунакларын хуш исле, күпереп торган коймак белән сыйладылар. 
Йорт тавыклары күкәйләренә шактый вакыт сатып алучы табылмый торды. Ә менә кошлар азыгын сораучылар күп иде. Санаулы минутлар эчендә “Ерусланов” крестьян хуҗалыгы алып килгән арпаны 15 сумнан алып бетерделәр. Мондый бәя авыл халкын гаҗәпләндермәде, елы бит аның бигрәк яңгырсыз булды. Хузангайлылар капчыгын 230 сумнан көрпә сатып кинәнделәр. 
–Көрпәләре бик әйбәт, ел да алардан алам. Тавыкларым бер туктамый йомырка сала. Һәр көнне 10 тавыктан 10 күкәй җыеп керәм,–дип елмаеп сөйләде район үзәгендә яшәүче Владимир Горбунов.
Көрпәне Базарлы Матакта яшәүче Дания апа Сәгъдиева да сатып алды. Лениногорскидан кайткан туганы Зөлфия Галиева белән алар ярминкәгә кайчан печән китерерләр икән дип көтеп утыра иделәр. (Әбиләр белән интервьюны инстаграм битебездә карый аласыз).
Ә менә район үзәгендә яшәүче Ислам бабай бик теләсә дә утын ала алмады. Каен утыны төялгән өч машина янына килеп, ничек кенә сатуларын сораса да, юлы уңмады. Утынны кемдер алырга өлгергән дә икән инде. Димәк, авылда утынга ихтыяҗ бар. Ә бит каты ягулыкка бәяләр арзан түгел иде. Бер арба ярган утын өчен сатучысы 8 мең сум акча сорап тора. Метрлылары 7 мең, буе белән киселгәне 15 мең сум икән.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев