Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика журналистлары районда булдылар

Республиканың "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә караган газета-журналлар редакторлары безнең районда булып китте. Көне буе район тормышы белән танышып йөргән редакторлар төркемен "Татмедиа" АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева җитәкләгән иде. Журналистлар башта район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин белән очраштылар, әңгәмә кордылар. Аннары коллегаларыбыз "Әлки хәбәрләре" редакциясе коллективында кунакта булдылар. Әлки...

Республиканың "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә караган газета-журналлар редакторлары безнең районда булып китте.

Көне буе район тормышы белән танышып йөргән редакторлар төркемен "Татмедиа" АҖ генераль директоры урынбасары Сөмбел Таишева җитәкләгән иде. Журналистлар башта район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин белән очраштылар, әңгәмә кордылар. Аннары коллегаларыбыз "Әлки хәбәрләре" редакциясе коллективында кунакта булдылар. Әлки тарихы белән кызыксынган редакторларны С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее директоры Йосыф Зарипов бай мәгълүмат белән таныштырды. Сөмбел Таишева "Татмедиа" исеменнән музейга татарлар тарихына багышланган китаплар бүләк итте. "Гаилә һәм мәктәп" журналы редакторы Гөлүсә Закирова үзе әзерләп чыгарган "Каргаул" китабын, журналларының соңгы саннарын калдырды. Кунакларга музей бик охшады. Алар махсус китапка үз фикерләрен язып калдырдылар. Аннары редакторлар "Хузангай" җәмгыятенең терлекчелек фермалары төзелешен карадылар, капиталь ремонтланган Чуаш Борнае мәктәбендә булдылар, басу-кырларда урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев