Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада 15 апрельдән 14 майга кадәр йөк машиналары хәрәкәте чикләнде

Юлларны саклау максатында, республикада 15 апрельдән 14 майга кадәр йөк машиналары хәрәкәте чикләнде.

Бу чорда йөк төягән яисә йөксез транспорт чарасының бер күчәренә төшә торган иң зур авырлык 6 тоннадан артмаска тиеш. Әлеге чикләү пассажирлар, азык-төлек, ягулык, дару препаратлары, ашлык, ашлама, почта ташу белән шөгыльләнүчеләргә, йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннадан артмаган машиналарга һәм махсус техникага гына кагылмый.

Узган ел РФ Транспорт министрлыгы федераль трассаларда язгы чорда йөк машиналары хәрәкәтен чикләмәү турында карар чыгарган иде. Шул ук вакытта ил субъектлары бу хакта мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә ала. Быел Россиянең 19 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда йөк машиналары хәрәкәтенә бер айга чикләү кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев