Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада коронавирустан тагын бер кеше үлгән

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 белән зарарлануның тагын 39 очрагы расланган.

Авыруларның барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. 16 кеше хастаханәләргә салынган, 23 пациент өйләрендә дәвалана.

3 июльгә Татарстанда коронавирус йоктыруның 4673 очрагы теркәлгән. 3510 кеше авырудан терелгән, 1146 кеше әле дәвалана.

Әлки районында узган тәүлектә коронавирус йоктыру очраклары ачыкланмаган.

Республикада COVID-19 инфекциясеннән үлемнең 17нче очрагы расланган. 25 июньдә 1951 елгы Яр Чаллы кешесе вафат булган. Июнь башында ул уртача-авыр формадагы коронавирус инфекциясе һәм пневмония белән 5нче шәһәр хастаханәсенә салынган булган. Пациентның йөрәк авырулары булган, моңа кадәр ул инфаркт та кичергән.

Авыруның үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев