Республикада санитария-экологик икеайлыгы үткәреләчәк
Республикада 1 апрельдән 31 майга кадәр әйләнә-тирәне җыештыру һәм чүп-чардан чистарту буенча санитария-экологик икеайлыгы үткәреләчәк.
Шушы чорда районның барлык авыл җирлекләрендә урамнарны, тыкрыкларны, юл буйларын, посадкаларны кыш буе җыелган чүптән арындыру буенча өмәләр оештырылачак, җәмәгать урыннары төзекләндереләчәк.
Бу эшне хәзердән үк башлап җибәрергә дә ярый. Чөнки кар инде эри, кышкы айларда җиргә ташланган чүп-чар өскә калка. Аларның җил белән очып таралуына юл куймаска, хәзердән үк җыештыра башларга иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев