- Команда бар, ничек эшләгән булса, алга таба да шулай ук нәтиҗәле эшләрләр дип уйлыйм, - диде Рифкать әфәнде махсус әлеге темага багышланган ашыгыч пресс-конференциядә.
Рифкать Миңнеханов вазыйфасын кем башкарачагы әлегә билгеле түгел: "Җитәкчене Эчке эшләр министры билгели, - диде бу уңайдан элеккеге баш инспектор. - Сау булыгыз димим, киләсе очрашуларга кадәр!"
Белешмә өчен: быелгы 7 ай эчендә Татарстан юлларында 227 кеше һәлак булган, бу сан узган елгыга караганда 32 гә кимрәк. Әлеге нәтиҗәгә, Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, видеофиксация җайланмаларын куллану аркасында ирешелгән.
Нет комментариев