Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ринат – республикада икенче

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятеннән Ринат Каюмов Мамадышта юл төзүчеләр арасында үткәрелгән һөнәри осталык чемпионатының беренче этабында икенче урынны яулап кайтты. Юл төзү, ремонтлау техникасында эшләүчеләр Мамадыш районында осталыкларын сынадылар. Бәйгедә бөтен республикадан шушы тармакта эшләүче дистәләгән предприятия тракторчылары, шоферлар, грейдерчылар, экскаваторчылар һәм башкалар катнашкан. Ярышларда күрше республикалар, өлкәләр уңганнары да осталыкларын күрсәткәннәр....

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятеннән Ринат Каюмов Мамадышта юл төзүчеләр арасында үткәрелгән һөнәри осталык чемпионатының беренче этабында икенче урынны яулап кайтты.

Юл төзү, ремонтлау техникасында эшләүчеләр Мамадыш районында осталыкларын сынадылар. Бәйгедә бөтен республикадан шушы тармакта эшләүче дистәләгән предприятия тракторчылары, шоферлар, грейдерчылар, экскаваторчылар һәм башкалар катнашкан. Ярышларда күрше республикалар, өлкәләр уңганнары да осталыкларын күрсәткәннәр. Бу зур бәйгедә "Алексеевскдорстрой"ның Әлки филиалы шоферы Ринат Каюмов берничә дистә көндәшен артта калдырып, икенче урынны яулый. Ул Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының дипломы һәм кыйммәтле бүләгенә ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев