Рәхилә апа Нотфуллинаның сөнечтән очынып йөргән чагы әле – берничә көн элек оныгы туды
Өченчесе, кече улының нәни кызчыгы.
Алдан ук әзерләнеп, татлы чәкчәк, телдә эреп китәрлек “мәмәйләр” пешереп, сумкаларына күчтәнәчләр төяп Казанга китте. Бәби белән аның әнисен каршы алып, азан укытып, нәни кызга матур мәгънәле Асия дигән исемне куштырып, өч-дүрт көн торып кайтты өченче тапкыр дәү әни булган күрше апабыз.
Без Базарлы Матакның Кояшлы урамына килеп урнашканда ике фатирлы өебезнең бер ягында Илдус абый белән Рәхилә апа Нотфуллиннар инде ду китереп яшәп яталар иде. Төзүчеләр бетерер-бетермәс куллануга тапшырган фатирларын, йорт тирәләрен оста куллы уңган Илдус абый җайга салган, матурлаган. Ә булдыклылыкта иреннән һич калышмаган Рәхиләсе ике малай табып өлгергән булып чыкты. Шулай итеп, күршеләребез белән көн саен күрешеп (арабызда баштарак койма да булмады), аралашып гомер итә башладык. Без “Яңа байлар”, әле тегесе җитми, әле бусы юк, күршегә кирәк-ярак сорап та аз мөрәҗәгать итмәдек. Рәхилә апаның шикәр-тозы, савыт-сабасы гел булды. Илдус абыйның остаханәсендә һәр эш коралы, һәр кадак-шөреп үз урынында сакланды. Шулай ярдәмләшеп яшәдек.
Ә балаларны инде әйткән дә юк, ике йортны бер итеп үсте алар. Кемдә нинди уенчык бар, уртак булды, кайсы йортта ком өеме биегрәк, шунда кайнашты алар. Нотфуллинарда ике, бездә бер малай туганнардай булдылар. Күршеләребез улларын шактый кырыс тәрбияләделәр (аңлашыла, ир балалар бит). Илдус абый кечкенәдән эшкә өйрәтте, йорт мәшәкатьләренә катнаштырып, ир-ат өчен кирәкле һөнәрләргә өйрәтте. Вакыт аның дөрес эшләгәнен исбатлады аннары – Ленар белән Илнардан акыллы, үзләренә бик таләпчән, булдыклы егетләр үсеп җитте.
...Ә Рәхилә апа әни кеше бит. Мөгаен, иренә малайлар табып бирүе белән горур булгандыр ул.
–Үзең беләсең, мин тормышка шактый соңарып чыктым. Ленарымны табып өйгә кайткач ничек коендырырга икәнен белми аптыраганым хәтердә. Тормыш барысына да өйрәтә икән ул,–дип елмая Рәхилә апа, үткәннәренә бүгенге күзлектән карап.
Кечкенә улларны үстерү, борчулары җитәрлек булса да, шатлык кына булган икән шул. Рәхилә апа белән аның җитлегеп килүче улларына язмыш каты сынау әзерләгән булып чыкты – Ленар мәктәпне бетерәсе елны әтиләре авариядә һәлак булды. Моны акыл белән аңлавы да, күңел белән кабул итүе дә гаять авыр! Әмма алга таба яшәргә, моның өчен үзеңдә көч табарга кирәк бит. Һәм тапты күршекәебез бу көчне!
–Ул көннәрне искә төшерсәм, йөрәгем әрни. Авыр булды дию генә аз, балалар белән ничек түзгәнбез! Рәхмәт улларыма, әле бала гына булсалар да, алар миңа терәк була алдылар.-ди Рәхилә апа.
Ул, кайгысын эченә йотып, балаларының киләчәген кайгыртты. Зур улы шул ук елда Казан авыл хуҗалыгы институтына, икенчесе берничә елдан университетка укырга керделәр. Бергәләп тырыштылар: малайлар укыды, әниләре алар иптәшләре арасында ким-хур булмасын, дип эшләде дә эшләде. Һәм, авырлыкларны җиңеп чыктылар күршеләребез. Бүгенге көндә Камил (дин юлын сайлаган Ленар үзенә яңа исем алды) хәләл продукция җитештерүне контрольдә тотучы оешманың төп белгечләренең берсе, ә Илнар үзебездә генә түгел, республикадан читтә дә абруйлы адвокат. Гаиләләре бар, икесенә өч кыз үстерәләр.
–Шөкер, икесенең дә үз юллары, янәшәләрендә акыллы хатыннары бар,–дип сөенә Рәхилә апа.
Моңа өстәп шуны әйтәсе килә: күршем киленнәреннән дә бик уңды. Казан кызы Алсу да, Әлмәт гүзәле Альбина да каенаналарына гаҗәпләнерлек ихтирамлы, атна саен диярлек кайтып йөреп, булышып, үзләре дә Рәхилә ападан аш-су осталыгына өйрәнеп яшиләр. Без, күршеләр сокланабыз: кемнеңдер үз кызлары да шулай булдыра алмас. Мөгаен, Рәхилә апаның сөйкемле сөяге тормышта еш очрый торган каенана-килен каршылыгын эретерлектер.
Ә инде оныкларын әйткән дә юк. Башта дөньяга Сәминә килде. “Мин бит малайлар гына үстердем, кыз баланы ничек карарга да белмим”,–дип уфтанды күршем. Әмма үзенә бик тә охшаган кызчыкны бар йөрәге белән яратты ул. Аннары Ясминә туды. Инде менә Асияле дә булды Рәхилә апа. Ике малай үстергән анага бу кызчыклар Ходайдан бүләктер. “Дәү әнием!” дип килеп сарылулары, нәни куллары белән битләреннән сыйпаулары язмыш сынаулары яраларын юып алгандай итәдер. Яшьли тол калып, ике улын укыткан, өйләндергән, гомере буе ире истшлегенә тугры булган күршемнең бүгенге бәхете дәвамлы була күрсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев