Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм сезне.

Иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм сезне.

 
12 декабрь – илебез тарихында истәлекле дата. 25 ел элек бу көнне бөтенхалык референдумында Россия Федерациясе Конституциясе –илебезнең дәүләт һәм иҗтимагый төзелешен билгеләүче, россиялеләрнең төп хокукларын һәм ирекләрен гарантияләүче Төп закон кабул ителде. Илнең Төп законында Россиянең күп милләтле халкының тынычлыкка һәм иминлеккә, үзара килешеп яшәүгә һәм бердәмлеккә омтылышы чагыла. Россия Конституциясе илнең һәр гражданына лаеклы                тормыш һәм ирекле үсеш тәэмин итүче көчле дәүләт төзүгә юнәлдерелгән. Ул Россиянең куәтен, халыкара аренада абруен ныгытуга, икътисадый тотрыклылыкка хезмәт итә.
Билгеле, Конституциядә игълан ителгән хокуклар һәм ирекләрне чынга ашыру безнең үзебезгә бәйле. Берләшеп һәм уртак тырышлык белән генә без Россияне көчле һәм бөек дәүләт итә алачакбыз.
Бәйрәм белән котлап, һәркайсыгызга сәламәтлек һәм бәхет, иртәгесе көнгә ышаныч, районыбызның үсеше хакына хезмәт уңышлары телим.
Александр Никошин, 
муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев