Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия көне белән!

​​​​​​​12 июньдә билгеләп үтелүче Россия көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

“Россия көне – дәүләтебезнең иң олы бәйрәмнәренең  берсе. Бу көнне без уникаль тарихы, бай мәдәни һәм рухи мирасы булган Ватаныбызны олылыйбыз. Быел Россия Федерациясенең  Дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителүгә 28 ел тула. Бу вакыт эчендә Россия үзенең куәтле дәүләт булуын раслады, дөнья күләмендә  позицияләрен ныгытты. Россия көне – илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек, уртак җаваплылык символы да. Районыбызда бүген төрле милләт һәм дин вәкилләре яши һәм эшли, һәм без барыбыз да горурлык белән үзебезне россиялеләр дип атыйбыз. Ә бит Россиянең төп көче – аның халкы, ягъни без үзебез. Әлки районы да илебез үсешенә үз өлешен кертә. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, спорттагы җиңүләре белән әлкилеләр кече Ватаныбызны данлыйлар.

Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Россия көне белән котлыйм. Чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык, уңышлар телим. Район халкының энергиясе, хезмәт сөючәнлеге, иҗади һәи интеллектуаль потенциалы туган ягыбызның тагын да үсүсенә һәм чәчәк атуына хезмәт итсен”, диелә район башлыгы котлавында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев