Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Россия көне белән әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады1

​​​​​​​Россия көне белән әлкилеләрне район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.

 
“12 июньдә без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне без Ватаныбызны – данлы тарихлы, бай мәдәни һәм рухи мираска ия илебезне данлыйбыз. Россия көне – милли бердәмлек, туган илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы.
Безнең Әлки районында төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре тату һәм дустанә гомер итәләр. Һәм без бүген барыбыз да зур горурлык белән: “Без – россиялеләр”, – дибез. Россиянең төп көче без үзебез, шушы ил халкы булуын һәркайсыбыз яхшы аңлый. Әлбәттә, безнең район да ил үсешенә үзенең лаеклы өлешен кертә. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, спортта һәм иҗади җиңүләре белән әлкилеләр кече Ватаныбызны данлыйлар. 
Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Россия көне белән кайнар тәбриклим. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, тынычлык, хезмәт уңышлары телим. Район халкының көче һәм энергиясе, хезмәт сөючәнлеге, иҗади һәм интеллектуаль потенциалы туган ягыбызның  үсешенә һәм чәчәк атуына хезмәт итсен!”–диелә район башлыгы котлавында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев