Россия космонавтлары Әлки районына нәрсәгә килгәннәр
58 ел элек совет космонавты Юрий Гагаринның галәм киңлекләренә очуы бөтен дөнья өчен искиткеч зур яңалык булды. Кеше беренче тапкыр космоска очкан 12 апрель хәзер илебездә Космонавтика көне буларак билгеләп үтелә.
Беренче карашка галәм проблемаларыннан шактый ерак булган Әлки районының да космос белән бәйләнеше бар хәзер. С.Лисенков исемендәге район тарихы музее 2008 елдан Россия космонавтика федерациясе әгъзасы булып тора. Ә 2011 елдан ул Россия космонавтика музейлары ассоциациясе әгъзасы.
Район музеендагы космонавтика залы – республикада бердәнбер. Аны хәтта музей эчендәге музей дип тә атыйлар. Әлеге уникаль залның ничек барлыкка килүе райондашларыбызга яхшы мәгълүмдер.
Туган як тарихы музеена 2002 елда нигез салынды. Базарлы Матакның Крайнов урамында музей урнашкан бина Октябрь революциясенә кадәр купец Сергей Лисенков йорты булган икән. Аның оныкчыгы (әнисе ягыннан) – космик ракеталар двигательләре конструкторы, Аэроджет (Америка) фирмасының Россиядәге вәкиллеге директоры Анатолий Михеев белән дә элемтәләр урнаштырыла. 2005 елда ул районыбызга очучы-космонавтлар, Советлар Союзы Геройлары Александр Баландинны һәм Муса Манаровны алып килә. Аннан соң да Әлкидә берничә космонавт булып китә. Алар барысы да туган як тарихы музеенда булалар. Һәм музейда космонавтикага багышланган зал булдыру идеясы туа. Бу эшләрнең башында торган, музейны, шул исәптән космонавтика залын үстерүгә зур көч куйган Йосыф ага Зариповны да бүген рәхмәт хисләре белән искә алырга тиешбез.
Космос проблемалары буенча эшчәнлек алып барып, зур дәрәҗәләргә ирешкән, әлеге тармакка шактый өлеш керткән райондашларыбыз тагын бар. Әйтик, физика-математика фәннәре докторы, КФУ астрономия һәм космик геодезия кафедрасы әйдәүче фәнни хезмәткәре Урал Закировны илебез космонавтикасында юл яручыларның берсе дип атыйлар. Урал Нури улының балачагының шактый еллары безнең районда үткән, аның әнисе Бөек Ватан сугышы вакытында район газетасы редакторы булып эшләгән. Урал Закиров районыбызда берничә мәртәбә булды, музейга кызыклы экспонатлар да тапшырды.
Яңа Салман авылында туып үскән, илебезнең Һава-космик хәрби академиясе начальнигы урынбасары Михаил Кольцов турында да күпләр белә. Нәсел тамырлары Мәүләшә авылына тоташучы Сәгыйть Латыйпов исә күп тапкыр кулланыла торган “Буран” космик кораблен эшләүчеләрнең берсе була.
Космонавтларның скафандрлары, комбинезоннары, ложементлары, космос белән бәйле башка күп экспонатлар урын алган космонавтика залы турында бөтен республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә беләләр. Анда каян гына килмиләр! Музей директоры урынбасары Альмира Ибәтова әйтүенчә, әле соңгы вакытта гына Түбән Кама шәһәреннән, Болгардан, Биләрдән укучылар экскурсиягә килгәннәр, космонавтика залы белән бик кызыксынып танышканнар. Үзебезнең район балалары һәм олылар да биредә даими була.
Соңгы елларда музейда Космонавтика көне уңаеннан балалар арасында иҗади бәйге оештыру күркәм традициягә әйләнде. Альмира Ибәтова әйтүенчә, быел “Космик әкият” дип исемләнгән әлеге конкурска район мәктәпләреннән һәм берничә балалар бакчасыннан 70 кә якын иҗади эш кергән. Белем һәм фантазияләрен эшкә җигеп, балалар космосны ничек күзаллауларын рәсемгә төшергәннәр, иншаларда тасвирлаганнар, агач, пластик, тозлы камыр, пластилин, сәйлән кебек материаллардан космик корабль макетлары эшләгәннәр. Бәйгегә бүген йомгак ясала. Балаларның космос белән кызыксынулары бик әйбәт. Кем белә, бәлки бүген парта артында утыручы малайлар-кызлар арасыннан да галәм серләрен өйрәнүче галимнәр, иксез-чиксез һава киңлекләрен айкаучы космонавтлар чыгар?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев