Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Рөстәм Шәйхетдинов махсус хәрби операция алып барылган урыннарда күп тапкырлар була

65 яшь үзенә, әмма лаеклы ялга чыгу турында уйламый да. Аның холкын чыныктырырлык күпчелек вагыйгалар шаһиты да ул. Күпләр белә аны һәм ул, һичшиксез, район тарихына кергән хөрмәтле шәхес тә.

Сүзебез – бу көннәрдә юбилеен билгеләп үткән, чыгышы белән Иске Әнҗерәдән булган сугыш хәрәкәтләре ветераны, мәдәният йорты директоры Рөстәм Солтан улы Шәйхетдинов турында. 

Безнең озакка сузылмаган әңгәмә вакытында Рөстәм абый үзенең укытучы Мәсхүдә Гариф кызы гаиләсендә бердәнбер бала булуы турында сөйләде. “Әни мәктәптә 59 ел дәвамында тарих укытты”, – дип искә алды ул кадерле кешесен. Техникумны тәмамлагач, Рөстәм Шәйхетдинов “Энергетик” совхозында йөртүче булып эшкә урнаша. 

– Ул вакытка минем барлык дусларым, яшьтәшләрем армия хезмәтендә булып кайтты. Гаиләдә бердәнбер бала булганга, мине солдатка алмадылар, чөнки шундый ташлама каралган иде. Ә минем үз хәрби бурычымны үтисем килде, чөнки армиядә булмау хурлык саналды, – дип искә алды ул яшьлек елларын.

Ничек итсә-итә, озак та үтми, аны хәрби хезмәткә озаталар. 15 көнлек өйрәтүләрне ул Төрекмәнстанда үтә.  Ә аннары аларның хәрби бүлеген беренчеләрдән булып Әфганстанга җибәрәләр. 

Тугандаш республикада ул 2 ел да 3 ай хезмәт итә. “Сугышка баруыгызны белгәч, ниләр кичердегез?” – дигән сорауга Рөстәм абый: “Миндә курку булмады”, - дип җавап бирде. Әмер бирелгән, димәк, үтәргә кирәк. 

Армиядә хезмәт итеп кайткач, сугыш хәрәкәтләре ветераны Казан таксопаркында эшли.  Шул вакытта ул, элеккеге хәрби хезмәттәшләрен берләштереп, интернационалист-сугышчылар җәмгыяте төзи. Алар Әфганстаннан кайткан сугышчы-интернационалистларның үзләренә, аларның һәлак булган иптәшләренең гаиләләренә ярдәм итү бурычын куя. Бу елларда әлеге сугыш ветераннары “Әфганнан Чечняга кадәр” музыкаль ансамблен дә оештыра һәм бу төркем, концерт программасы белән Россиянең күп шәһәрләренә йөреп, күпләр яраткан, белгән җырчыларга әйләнә. 

Аннары Рөстәм Шәйхетдинов Хәрби хәрәкәтләр сугышчыларының координацион советы белән җитәкчелек итә. Шул чорда абруйлы ветеран ватанпәрвәрлек хәрәкәтенең әйдәманына әйләнә. Ул озак еллардан бирле яшүсмерләрнең хәрби-патриотик “Яшь армия”  хәрәкәте штабы җитәкчесе дә әле. 

– Бөек Ватан сугышы ветераннары көннән-көн кими баруы турында онытмаска кирәк. Без Ватан иреге һәм бәйсезлеге өчен элек кан койган һәм бүгенге көндә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан каһарманнарыбызны искә алырга, илебезнең чын ватанпәрвәрләре булырга тиеш. Бүгенге көндә дә без сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә, Әфган сугышында һәм башка хәрби бәрелешләрдә: Чечняда да, махсус хәрби операциядә дә һәлак булган иптәшләребезнең гаиләләренә ярдәм күрсәтергә тырышабыз, – дип ассызыклады ул. 

Рөстәм Солтан улы район тормышында актив катнашуын дәвам итә, махсус хәрби операция алып барылган урыннарга бара. Украинада хәрби хәрәкәтләр башланганнан бирле, ул анда 30 лап шундый хәрби сәфәрдә була. Билгеле, хәрби бәрелешләр алып барылган төбәккә йөрү гомер өчен куркыныч тудыра, әмма ул башкача булдыра алмый. 

– Без көчсез булып күренергә тиеш түгел. Шуңа да бары алга барырга тиеш! – дип саный үзе дә сугышның ни икәнлеген яхшы белгән ветеран. 

Махсус хәрби операция зонасына ул киемнәр, азык-төлек, җайланмалар һәм эш кораллары алып барып кына калмый, ә сугышчылар белән очрашып, үз тәҗрибәсе белән дә уртаклаша. Менә шундый күпләр исемен белмәгән һәм еш кына эше дә күренмәгән каһарманнар Җиңүне якынайтуга үзләреннән гаять зур өлеш кертә. 

Рөстәм Шәйхетдиновның тырышлыгы күп тапкырлар бәяләнгән – Татарстан Республикасы Рәхмәте, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, район башлыгы Рәхмәт хатлары, Әфганстан ветераннары Россия берлеге идарәсенең “Казанышлары өчен” ордены, Татарстанның хәрби комиссары, республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгының Мактау грамотасы, “Яшь армия батырлыгы” һәм “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре тапшырылган. 

Җитәкче турында хезмәттәшләре:

Рөстәм Солтан улы – бик җитди, таләпчән һәм кырыс җитәкче. Әмма ул – гадел һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер кеше. Ялгышларыбызны кичерә дә белә. Әрләп ташларга да мөмкин, шул ук вакытта һәркемнең уңай ягын, тырышлыгын күрә дә белә һәм безнең коллективны зур эшләргә рухландыручы да ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев