Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районы Яңа Чаллы авылыннан Сәлих ага Саттаров 40 ел район сукырлар җәмгыятен җитәкләгән

...1970-1980 еллар, Яңа Чаллы авылы. Район үзәгенә баручылар иртә таңнан авыл башына җыелып, берәр транспорт булмасмы, дип көтеп торалар.

Ара әллә ни ерак түгел, 8-9 километр чамасы. Әмма беркемнең дә аны җәяүләп үтәсе килми.
Сабыр гына көтәләр, авыл хәлләре турында сөйләшәләр. Тиздән Иске Чаллыдан Базарлы Матак кирпеч заводына бара торган машина күренергә тиеш, шуңа да күпләрнең карашы шул якка  төбәлгән.
Машина көтүчеләр арасында озын чандыр гәүдәле, аксыл чырайлы, зәп-зәңгәр күзле ир-ат та бар. Аны кечерәк кенә тулы гәүдәле хатыны култыклаган. Ул ирнең һәр ишарәсенә, һәр хәрәкәтенә сизгер, шунда ук аңа ни кирәген аңлап ала, пышылдап әйткәннәренә җавап бирә. Болар - Салих абый белән Разия апа Саттаровлар. Юлга атнасына берничә тапкыр чыгалар, чөнки Салих ага район үзәгендәге сукырлар җәмгыятен җитәкли. Мөгаен, эшчәнлеге күп төрле булгандыр җәмгыятьнең, юкса, Матакка көн саен барып йөрмәс иде алар. Ансат эш түгел, чөнки Салих абыйның зәп-зәңгәр күзләре якты дөньяны күрми иделәр бит...
Белүем-чамалавымча, юлдаш машинага утырып я ат җигеп бик озак йөрделәр алар район үзәгенә. Разия апа да авырсынмаган иренә ияреп һәркөн диярлек өеннән чыгып китүенә. Ә бит гаиләдә алар икәү генә түгел, бер-бер артлы туган дүрт кызны да карап үстерергә, йорт эшләренә дә өлгерергә кирәк. Мөгаен, кызлары кечкенәдән кул арасына керә булганнардыр, чөнки йорт тирәләре һәрчак җыештырылган, өйләренә керсәң, баскыч төбеннән үк чисталык-пөхтәлек күзгә бәрелә иде.
Салих абый турында аның Яңа Чаллыда яшәүче кызы Розалия Бәдертдинова белән сөйләшеп тордык. Истәлекләребездә еш кына охшашлыкларга юлыгабыз, чөнки Саттаровлар белән бер урамда яшәдек бит.
–Мин үземне белә башлаганда әти район үзәгендәге сукырлар җәмгыятен җитәкли иде инде. 1955 еллар булсын, дип исәплик. Шулай 95 нче елларга кадәр эшләде, кырык ел дигән сүз. Җиде көнлек атнаның биш көнен эшендә үткәрә иде ул,–дип башлады Розалия Салих кызы әтисе турындагы хикәясен.
Саттаров Салих җитәкләгән сукырлар җәмгыяте безнең районныкы гына булмыйча, күрше Куйбышев (Спас) һәм Алексеевск районнарында яшәүче сукырлар мәнфәгатьләрен дә кайгырткан. Ул чорда районнарда халык саны бүгенге белән чагыштырганда 2-3 тапкыр күбрәк булганны да искә алсак, җәмгыятьнең нинди зур эш алып барганлыгы аңлашыла.
–Әле ничек кенә эшли иде әти! Ул үзебезнең авылларга да, күрше районнарга да барып йөрде. Ат җигеп Татар Майнасына чыгып киткәне хәтеремдә (ерак юлга авылдан иптәшкә бер ир-ат ала иде ул). Көнкүреш бит ул елларда хәзерге дәрәҗәдә түгел, утыны да кирәк, терлек азыгы да. Берсе өен ремонтлатуны сорый, икенчесенең өенә су кертүдә ярдәм итәсе... Әтинең бер сукырның баласына аяк киеме эзләп йөргәнен хәтерлим. Ул колхоз рәисләре, авыл советлары җитәкчеләре белән сөйләшә, райпо рәисе Шуваловка мөрәҗәгать итә, партиянең район комитеты секретаренә языла... Шундый тынгысыз иде аның эше,– дип дәвам итә хикәясен Розалия Салих кызы.
Җәмгыять эшчәнлеген дә тел-теш тидермәслек итеп алып барырга кирәк. Юхмачыдан агач ташытып, хәзерге Госстрах бинасы урынында контора салдыра Салих абый. Район отчет конференцияләрен әзерләп үткәрү, республика чараларында катнашу... “Кеп-кечкенә килеш әтигә юлдаш булып Казанга конференциягә баруымны әле дә хәтерлим”,– ди кызы.
Начар күрүче я моңардан бөтенләй мәхрүм кешеләрнең балаларына Чыршы бәйрәме оештыруга, Яңа ел бүләкләре әзерләп таратуга кадәр Салих Саттаров гаиләсе катнашыннан башка эшләнмәгән! Брайль шрифты белән басылган китаплар битләреннән пакетлар тегеп, һәр балага бәйрәм күчтәнәче җибәргәннәр.
Ул китаплардан  без – Салих абыйлар белән бер урамда яшәүче балалар да файда күрә идек. Хәрефләр урынына төртке-тишекләр төшерелгән китапларның саргылт битләре калын кәгазьләрдән булып, алар белән китап тышларга җайлы иде. Яңа Чаллы мәктәбенең ярты укучысы физика, математика, туган тел һәм башка уку әсбапларын, хәтта көндәлекләрне дә шушы китап битләренә төрә иде. Уку елы узганчыга кадәр җитә иде ул тышлыклар.
Сукырларның төбәк җәмгыяте рәисе Салих Саттаровның фидакарь хезмәте СССР медальләре, күп санлы Мактау кәгазьләре белән бәяләнә. Аның абруе югары, ул ихтирамга лаек кеше иде. 
Ачлык котырган 1921 елда әти-әнисенең алтынчы баласы булып  дөньяга килгән Салихның бәхетсезлегенә әниләре иртә вафат була, ятимлек ачысын да, үги ана кырыслыгын да кичерә бала. 
Ә үзе дөньяга тутырып карап туа ул. Авылда җиде сыйныф укыгач, Казанга китеп техникумга укырга керә. Һәм икенче курста күзләре авырта башлый, егет көннән-көн начаррак күрә. Табиблар киңәше белән Одессага барып операция ясата. Анысы уңышлы чыга. Әмма поездда кайтып барганда кысан вагонда бер офицер фуражкасының козырегы белән Салихның күзенә тиеп үтә. Әле операция ярасы да төзәлмәгән күздән кан ага... 1941 ел була бу, шунлыктан егет кабат дәвалану, операция ясату мөмкинлегеннән мәхрүм кала. Шул  вакыттан дөнья аның өчен караңгылыкка чума... 
Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарның җан әрнүләрен, кимсенүләрен бәлки нәкъ менә шуңа да бик яхшы аңлагандыр Салих ага. Һәм 40 ел гомерен аларны яклауга багышлагандыр...
Авылдашым турындагы бу хикәямне язуга якшәмбедә бөтен дөньяда Халыкара сукырлар көне билгеләп үтелү этәргеч бирде. Район сукырлар җәмгыятен дүрт дистә елдан артык җитәкләгән Салих ага Саттаровны, аның алыштыргысыз юлдашы Разия апаны  искә төшерү рухларына дога булсын иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев