Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс»ның уңышларына өлеш керткән өчен Билалетдиновка рәхмәт белдерде

Белгеч клуб системасында Ю.И.Моисеев исемендәге «Ак Барс» Хоккей академиясенең мактаулы президенты сыйфатында калачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зиннәтулла Билалетдинов Казанның «Ак Барс» хоккей клубы тренеры вазифасыннан китәр алдыннан остаз белән очрашты. Ул белгечкә клуб тарафыннан ирешелгән уңышларга гаять зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Кремлендә узган әңгәмә барышында Билалетдинов «Ак Барс» хоккей клубының баш тренеры вазифасында үз эшен төгәлләргә теләвен әйтте. Очрашуда катнашкан клуб президенты - «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов искәртеп үткәнчә, команда әгъзаларында белгечнең карары үкенечле тойгылар уяткан.

Татарстан Президенты да тренерның шундый карар кабул итүенә бик нык үкенүен белдерде, әмма бу адымга хөрмәт белән каравын әйтте.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубының илдә иң көчле команда булып формалашуына гаять зур өлеш керткәне, шушы елларда яуланган спорт трофейлары һәм титуллары, хоккейчылар әзерләү системасын грамоталы оештырганы өчен» Зиннәтулла Билалетдиновка рәхмәт белдерде. Шулай ук остазның исеме хоккей клубы тарихына алтын хәрефләр белән язылачагын искәртте.

Белгеч клуб системасында Ю.И.Моисеев исемендәге «Ак Барс» Хоккей академиясенең мактаулы президенты сыйфатында калачак. ТР Президенты тиешле ведомстволарга легендар тренерны лаеклы төстә озатырга йөкләмә бирде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/12/184379/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев