Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Шәйхетдинов: Хезмәт кешесен бәяли белгән оешмада эшләвемә бик шатмын

Яңа Алпар егете балачактан ук эретеп ябыштыручы булырга хыяллана.

  Совхозда эшләүче Талип Мифтахов белән Рәгыйп Исламовның нинди абруйлы кешеләр икәнен күреп (алар кызу урак өстендә ватылып, комбайнчыларны авыр хәлгә куймасын дип көне-төне техника ремонтлыйлар), Рөстәм Шәйхетдинов ни генә булса да хыялын тормышка ашырырга карар кыла. 

Солдат хезмәтен тәмамлап кайткач егет үзләренең “Алпар” совхозына эретеп ябыштыручы ярдәмчесе булып урнаша. Ә аннары озак еллар “Сельхозхимия” берләшмәсендә эшли. Тәҗрибәле белгеч буларак аны газ-электр белән эретеп ябыштыручылар әзерләүче курсларга да җибәрәләр. Аннары ул Әлки ХДСУында, “Автодор”ның район филиалында хезмәт куя. 
–Газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы эше аны башкаручыдан осталык һәм төгәллек, билгеле инде, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Болардан башка безнең эштә бернигә ирешеп булмый. Калганы исә тәҗрибә туплагач килә,–ди Рөстәм Шәйхетдинов.
Әлки участогында эретеп ябыштыру эшләрен өч белгеч башкара. Рөстәмнән кала уртак эшкә үз өлешләрен Чуаш Шәпкәсеннән Сергей Крылов һәм район үзәгендә яшәүче Рамил Әхмәдиев кертәләр. 
–Рөстәм абый миңа яңа урында эшләп китәргә булышты, осталыгы серләрен өйрәтте. Остазым белән бик дуслаштык. Рөстәм абый түземле, тыйнак һәм ярдәмчел кеше ул.Эшем буенча берәр аңлашылмаган нәрсә килеп чыкса, һәрчак аның белән киңәшләшәм,–дип сөйли яшь эретеп ябыштыручы Рамил Әхмәдиев.
Ремонт-механика остаханәсенең яңа базасы төзелгәч һәр ремонтчы белгечнең үз эш урыны булдырылды. Рөстәм Гата улы да үзе эшләгән җылы, өр-яңа техника белән җиһазландырылган бинаны күрсәтте. Биредә яңа агрегатлар һәм җиһазлар куелган, шунда эретеп ябыштыру эшләре башкарыла да инде.
Әмма шуны да әйтеп үтәргә кирәк: эретеп ябыштыручылар остаханәдә генә эшләми, еш кына төрле объектларга командировкаларга баралар. Эретеп ябыштыру эшләре бигрәк тә су үткәргеч торбалар куйганда күп була.
–Һәрвакыт гаиләмдә аңлау тоеп эшләдем. Хатыным Рушания белән 40 ел бергә яшибез, әлерәк кенә рубин туебызны билгеләп үттек. Ике улыбыз һәм биш оныгыбыз бар. Тиздән тагын бер онык туганны көтәбез. Күрәсезме, мин нинди бай кеше!–дип елмая Рөстәм абый. Ул әле хуҗалыгында биш үгез дә асрый икән, ә печән белән бөртекне чагыштырмача арзан бәядән шунда, эш урынында ала. Рөстәм Гата улы тормыш иптәше белән бергәләп сәламәтлеге нык булмаган оныкларын үстерүдә дә булышалар икән.
–Адельга 15 яшь. Бәхетебезгә, әйбәт укый, сыйныфташлары белән дус. Дөрес, быел өйдән торып укуга күчте. Шахмат уйнарга ярата. Үзенә генә йөрү авыр, ә менә яңа колясканы тиз үзләштерде, хәзер урамга да чыгып йөри, күрше малайлары белән уйный. Шунысы яхшы, өй каршында асфальт юл ясалды. Мин улым гаиләсе безнең белән бергә яшәгән вакытта юлны асфальтлауны сорап мөрәҗәгать иткән идем, хәзер инде Көнчыгыш урамындагы өйләренә дә килү юлын асфальтладылар. Моның өчен Фоат Вәлиевичкә рәхмәт. Хезмәт кешесен шулай бәяли белгән оешмада эшләвемә бик шатмын,–дип күңелендәгесе белән уртаклашты әңгәмәдәшем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев