Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руслан Гизятов: Узган елда бер үсмернең җинаять кылуын теркәдек, ул автомобиль урлаган иде

Быел Россия Федерациясе прокуратурасы оешуга 300 ел тула. Аның тарихы Петр I заманнарына барып тоташа.

 
Ә безнең районда исә прокуратура 1965 елның гыйнварында төзелгән. Беренче көннән алып һәм 1975 елга кадәр аны Яков Степанович Емельянов җитәкләгән. Оешкан көненнән алып прокуратура органнары законнар өстенлеген тәэмин итү, закончалык һәм хокук тәртибен ныгыту юнәлешендә аерынкы урын алып торуларын раслап киләләр. Прокуратура хезмәткәрләренең бүгенге буыны үзеннән алда килгән коллегалары нигез салган традицияләрне саклыйлар һәм үстерәләр. Моны ассызыклау аеруча күңелле. Хәзерге вакытта прокуратурада югары квалификациягә ия, үз эшләренең чын осталары булган юристлар хезмәт итә, Алар өчен намус, гаделлек, бурыч дигән төшенчәләр гади сүзләр генә түгел, ә тормыш мәгънәсе булып торалар. Россия патшасы прокуратураны “дәүләт күзе” дип атаган. Яңача әйтсәк, күзәтчелек була инде. Прокуратураның төп вазыйфасы ул, һәм хәзергәчә шулай булып кала да.
2013 елның апреленнән бирле район прокуратурасын Руслан Гизятов җитәкли. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Руслан Айрат улы белән әңгәмә кордык.
–Тормышның барлык тармаклары диярлек прокуратура җаваплылыгы өлкәләре булып тора. Шунлыктан прокуратура хезмәткәрләренең сыйфатлы эшләве Әлки районының гына түгел, бөтен Татарстанның да тотрыклылыгын һәм икътисадый куркынычсызлыгын гарантияли. 2021 елда район прокуратурасына гражданнардан 202 гариза керде, 88 кеше шәхсән үзләре безгә мөрәҗәгать иттеләр. Мин һәм урынбасарларым районда яшәүче 69 кешене кабул иттек. Күзәтчелек ведомствосы почтасында элеккечә үк хезмәт һәм торак закончалыгын бозуга кагылышлы гаризалар күпчелекне тәшкил итә. Соңгы елларда кешеләр безгә үтәтү производствосы хакындагы законнарны һәм административ хокук бозулар турындагы закончалыкны бозу очраклары уңаеннан ешрак мөрәҗәгать итә башладылар,–диде Руслан Айрат улы әңгәмәбезнең башында ук.

Узган елда район прокуратурасы тарафыннан законнарны бозуның 633 очрагы ачыкланган булган икән. Алар буенча 113 протест белдерелгән, закончалыкны бозуларны төзәтү хакында 178 күрсәтмә бирелгән. Аларны караганнан соң 155 вазыйфалы зат дисциплина җаваплылыгына тартылган, закон бозуны булдырмау хакында 36 кисәтү игълан ителгән, судка 47 иск җибәрелгән. Күзәтчелек органы хезмәткәрләре ришвәтчелеккә каршы тору өлкәсендә 59 закон бозу очрагын ачыклаганнар һәм алар буенча 23 күрсәтмә керткәннәр. Нәтиҗәдә 34 зат дисциплина җаваплылыгына тартылган, 21 протест белдерелгән.

 

Әлки район прокуратурасын 
төрле елларда җитәкләгәннәр:

Сәйфихан Хәбибулла улы Нәфиев – 1978-1982 еллар
Альберт Дәүләт улы Кашаев – 1982-1988 еллар
Роберт Сабир улы Ахунов – 1988-1992 еллар
Алсу Ибраһим кызы Шәйхетдинова – 1992-2002 еллар
Борис Федорович Шамышев – 2002-2008 еллар
Сергей Михайлович Перфильев – 2008-2013 еллар.

 


–Район прокуратурасы экстремизм һәм террорчылыкка каршы тору өлкәсендә күләмле эш алып бара. Узган елда безнең хезмәткәрләр тарафыннан шул өлкәгә караучы законнарны бозуның 38 очрагын ачыклады. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: прокуратура балигъ булмаганнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә. 2021 елда шушы юнәлештәге 138 закон бозу очрагы ачыкланды, алар буенча 31 күрсәтмә бирелде. Соңгыларын карап тикшерү нәтиҗәсендә 25 зат дисциплина җаваплылыгына тартылды.  Узган елда бер үсмернең җинаять кылуын теркәдек, ул автомобиль урлаган иде. Бу бик кызганыч,–диде район прокуроры.
Узган елда суд утырышларында прокуратура катнашында 38 гражданлык эше каралган. Алар арасында – гражданинны торак йортыннан мәҗбүри чыгару, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү (чикләү), гражданинны юридик хокукка ия булмаган дип тану һ.б. Судларга шулай ук 75 эш каралган.
–Безгә кергән һәр мөрәҗәгать җентекләп тикшерелә, өйрәнелә. Җибәргән кешенең исем-фамилиясе куелмаганнарын да игътибарсыз калдырмыйбыз. Максатыбыз – кешеләрдә хокук саклау органнарына булган ышанычны ныгыту. Алар үз фикерләрен әйтүдән курыкмасыннар, җинаятьләр хакында хәбәр итсеннәр иде. Ә без, үз чиратыбызда, кешеләргә аларның законлы сорауларын хәл итүдә булышу өчен барысын да эшлибез. Узган ел дәвамында район прокуратурасына ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар тарафыннан торак мәсьәләләренә кагылышлы дүрт мөрәҗәгать керде. Без аларны әйбәтләп тикшердек. Нәтиҗәдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы торак комиссиясе карары белән аларның 2013 елда махсус торак фондыннан торак белән тәэмин ителергә тиешле ятим балалар исемлегенә кертелгән булуын ачыкладык. Әмма алар торак белән тәэмин ителмәгән. Тикшерү нәтиҗәсендә судка тиешле органның әлеге гражданнарга билгеләнгән социаль нормалардан ким булмаган мәйданлы, санитар һәм техник таләпләргә җавап бирерлек торак бүлеп бирергә тиешлеге турында иск гаризасы җибәрелде. Шулай итеп, 2021 елда ике ятим Яңа ел алдыннан бөтен уңайлыклары булган фатир алдылар,–дип сөйләде Руслан Гизятов.
–Безнең коллективыбыз зур түгел. Район прокуратурасында 20 ел инде Луиза Хәлим кызы Хәйруллина эшли. Ул соңгы җиде елда җитәкче урынбасары булып тора. Прокурор ярдәмчесе вазыйфасын 2020 елның мартыннан Иван Николаевич Милютин үти. Һөнәри бәйрәмебезне шулай ук әйдәүче белгечләр Венера Сәмигуллина һәм Ольга Игънатьева, шоферыбыз Данис Гыйззәтуллин, шулай ук күзәтчелек органы ветераннары да билгеләп үтәләр. Бәйрәмебез көнендә хәзерге вакытта эшләүче хезмәткәрләребезгә генә түгел, Әлки төбәге үсешенә лаеклы өлеш керткән, үзләре туплаган тәҗрибәне яшь буынга тапшырган ветераннарыбызның барысына да рәхмәт белдерәм,–дип нәтиҗә ясады район прокуроры.
Район прокуратурасы эшчәнлеге барлык әлкилеләр өчен кыюлык, рухи ныклык һәм дәүләтебез мәнфәгатьләренә бирелгәнлек үрнәге булып тора. Барлык укучыларыбыз исеменнән аларны Россия прокуратурасының 300 еллыгы белән котлыйбыз. Закончалыкның ышанычлы сакчылары дигән мактаулы исем сезгә яшәү көче, ышаныч һәм һөнәрегез белән бәйле иң катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итүдә осталык бирсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев