Сабан туе көннәре билгеле
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сабан туе" татар халык бәйрәмен уздыру турында фәрманны имзалады.
Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, Сабан туе бәйрәме быел авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә дә) 1-2июльдә үткәреләчәк. Халкыбызның милли бәйрәмен Чаллы шәһәрендә 8 июльдә, Казанда 15 июльдә уздыру күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев