Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Әлки Сабан туен шушы авылның булдыклы уллары искитмәле итеп оештырды

.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Бәйрәмнәрнең була төрлесе – тантаналы, рәсми төстә узганы, гади генә итеп, күпертмичә генә үткәреп җибәрелгәне, моңарчы күрелмәгән бер ягы белән тирә-юньне гөрләткәне... һәр бәйрәмнең үз рухы, эчтәлеге, төсмерләре... Күптән түгел Түбән Әлкидә уздырылган Авыл көне дә аңа гына хас яклары белән истә калды, бу авыл тарихында үз урынын алды.

Ләйлә Әхмәтшина.

 

Бик күп кунак чакырып, аларның күңелен күрерлек итеп әзерләнү өчен, сер түгел инде, акчасы да күп кирәк. Баштан ук әйтеп үтик – Түбән Әлки көнен оештыруга авыл җирлеге башкарма комитеты да, “Яшь көч” белән “Ремтехсервис” җәмгыятьләре җитәкчеләре Фәнис Хәмитов һәм Рәис Галиуллин да үз өлешләрен керткәннәр. Әмма, аларның үзләре үк әйтүенчә, бәйрәм чыгымнарының калын башын җилкәләренә әлеге дә баягы бертуган эшмәкәрләр Альберт белән Дамир Шәйхетдиновлар салганнар.

Бер карасаң, гаҗәеп инде: гадәттә акча, мал, байлык адәм баласын тискәре якка үзгәртә, саран, кыржын итә дә куя. Андыйлар турында “кышын кар да сорап алып булмый” диләр. Ә бу егетләр – Альберт белән Дамир Әсхәт уллары әледән әле үз малларыннан өлеш чыгарып кемгәдер ярдәм итәләр, авыр хәлдән коткаралар, теләген үтәп бәхетле итәләр. Ә бит аларга да акча дигәнең күктән яумый, ә хезмәт итеп кенә табыла. Туган авылларында чын мәгънәсендә сабантуй үткәреп тә алар йөзләгән кешегә күпме шатлык бүләк иттеләр дә, никадәр рәхмәт ишеттеләр!

Инде килеп Түбән Әлки көнен дә тасвирлап үтик. Бу бәйрәм, мәкальдәге чүлмәк төсле, капкасыннан ук үзенчәлекле булды: ике экскаваторны кара-каршы бастырып, чүмечләрен югары күтәрткәннәр дә, бер-берсенә терәтеп куйганнар. Әйтерсең, көрәш мәйданында ике баһадир маңгайга маңгай чәкәләшә. Шунда ук туңдырмалы суыткычлар тора – бәйрәмгә килгән һәр балага бушлай (!) туңдырма тоттыралар икән бит. Мәйданның икенче ягында ике автокран күккә ашкан “уклары” “Түбән Әлки җирлеге 2019 елда районның иң төзек җирлеге дип табылды” дигән аншлагны тотып тора. Бәйрәмне нинди коллектив оештыруына ишарә дип кабул итте моны кунаклар: Шәйхетдиновлар бизнесының төп өлеше транспорт хезмәтләре күрсәтү белән бәйле бит.

Бәйрәм трибунасы каршындагы мәйдан хәйран зур, иркен, утыргычлар белән әйләндереп алынган. Көн кичке якка авышкач башланасы бәйрәмгә халык агыла. Юк, әлкилеләр генә түгел, бөтен район авылларыннан гаиләләре, туган-тумачасы белән килгәннәр. Ерактан ук бер-берсен күреп алып, кочагын җәеп, шап-шәп аркаларга сугып исәләшеш, хәл-әхвәл сорашыш... Нәкъ үзебезчә, татарча эчкерсез күрешүләр…

Ә мәйданда Казаннан чакырылган алып баручылар Рәфил белән Марсель,бер секундка да туктамыйча халыкның кәефен күтәрәләр, заманча әйтсәк, “кыздыралар”: әле тәгәрәп көләрлек ярыш оештыралар, әле “Әлки чибәре” бәйгесендә берсеннән-берсе чая хатын һәм кызларның осталыгын сыныйлар... Үзләре туктаусыз сөйли, шаярта, шул арада биеп тә алалар. Халык көлә, кул чаба, мәйданга чыгып конкурсларда катнаша... Сәхнәдә оста гармунчы Булат Шәрипов әле баян, әле гармунда сыздыра. Шул арада җырчы Зөлфирә Шәйдуллина яңгыравык тавышы белән җыр суза.

Тантаналы өлеше булмаган бәйрәм бәйрәммени?! Дөрес, Түбән Әлкидә җитди докладлар ясап тормадылар, әмма җирлек башлыгы Мансур Галиуллин авылдашларны, кунакларны бәйрәм белән тәбрикләп, оештыручыларга рәхмәт әйтте.

–Быел без җирлегебезне чиста, төзек итү өчен зур көч куйдык – урам-тыкрыкларны әйбәтләп җыештырдык, күперебез төзелеп килә, юлларны яхшыртабыз. Авыл халкы тырыш, уңган, эшсез тора алмый. Рәхмәт барыгызга да. Инде әйбәтләп бер ял итеп алыйк,–диде ул.

–Бәйрәмне әештырганда беләсезме нәрсә өчен борчылдык? Кунаклар килерсе? Читтәнеләр кайтырмы? – менә шуны уйладык. Рәхмәт барыгызга да! Безнең авыл кебекләр сирәк ул. Без дөньяны тәгәрәтүчеләр, яннан карап торучылар түгел, – дип горурлык хисләрен дөрләтеп алды Альберт Шәйхетдинов. Дамир Әсхәт улы, сүзен тагын да кыска тотып:

–Бәйрәмне матур үткәрик!–дип теләде.

–Кыр эшләре тәмамлангач, бәйрәм итеп алу тиеш ул. Авылыбыз бик матур, халкыбыз булдыклы, бергәләп эшлик, яшик,–дип үз фикерен әйтте Фәнис Хәмитов.

–Бәйрәм ясау бер көч сораса, аңа шулкадәр кунак килү үзе зур дәрәҗә,–диде аларга өстәп Рәис Галиуллин.

Район җитәкчелеге исеменнән котлап, Эльвира Нуруллина:

–Сез бәхетлеләр – шундый бәйрәм үткәрә аласыз. Оештырырдай егетләрегез бар чөнки!–дип өстәде.

...Ә мәйдан гөрләде, бәйрәмчә шатланды, көлде, хуплап кул чапты. Түбән Әлкидә Бөек Ватан сугышында катнашкан Хаҗим ага Фәхретдинов яши. Ул фронттан аяксыз кайткан, коляскада утырып өй эчендә генә йөри. Ветеранның хәрәкәтләнү мөмкинлеген киңәйтү өчен дип Шәйхетдиновлар үзйөрешле аккумуляторлы коляска сатып алганнар икән. Бабайга шау-шулы мәйданда озак утыру авыр дип, бүләкне баштан ук тапшырдылар. Күрсәгез, ничек сөенде Хаҗим ага!

Шул арада мәйданның бер өлешендә егетләр бил алыша, тагын бер җирдә ир-аты – хатын-кызы кул көрәштерә башлады. Атлар да чаптырдылар, колга башына үрмәләүчеләр дә табылды. Җирлек башкарма комитеты авылның иң өлкән кешесе Хаҗим бабай Фәхретдиновка, яшь пар – Риназ һәм Алсу Билаловларга, иң нәни кешеләре Кәрим Галиуллинга, бәйрәм көнне 80 яшен тутырган Миңнебикә әби Сафинага, иң төзек, матур йорт хуҗасы Илһамия Хуҗинага, иң матур бакча үстерүче Чулпан Ивановага, Фәнзилә Камалетдиновага, Рузалия Хафизовага, Фәния Хәмәтҗановага бүләкләр тапшырды.

Түбән Әлки бәйрәменең иң кадерле кунагы, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Әсхәт Хисмәтов булды дисәм, һич арттырмам. Авылдашлары аны бик ярата икән, ә артист үзе авылым, дип өзелеп тора.

–Авылдан чыгып киткәнемә 50 ел була быел. Бик сагынам, күңелем белән һич аерыла алмыйм сездән. Бәйрәмгы чакырдыгыз, рәхмәт, моңа бик шатландым. Нинди күчтәнәч алып кайтыйм икән, мәйтәм. Салават кебек бай булсам, бүләгем дә зур булыр иде. Сезнең өчен махсус торт ясатып алдым, аз булса да күп итеп кабул итегез. Һәм инде тагын бер бүләгем – сезгә дип атап башкарган җырым булсын!–диде якташыбыз һәм, күңелләрне чеметтереп, “Әрем исе” җырын сузды.

... Соңгы вакытта мондый бәйрәмнәрне сабантуй дип түгел, авыл көне дип атый башладылар. Түбән Әлкидә үткән бәйрәм өчен авыл көне кысалары гына тар булыр, чып-чын сабантуй булды бу. Эчкерсез, шат, шау-гөр килеп торган, җырлы-биюле, көрәшле-атлы Сабантуй. Татар телендәге, мишәрчә сөйләмле халык бәйрәме булды ул. Сабантуйча өлеше тәмамлангач та артист Рифат Зарипов  төн уртасынача татарча җырлап кинәндерде халыкны. Әле 15 июнь үтеп, яңа көн башлангач та мәйданда музыка тынмады – яшьләр (хәер, бу бәйрәмдә 50-60 яшьлекләр дә кимен куймады) дискәтүк оештырып, таңны каршыладылар. Мөгаен, сабантуйны борынгы бабаларыбыз шулай киң итеп бәйрәм иткәндер. Бәлки, Түбән Әлки бәйрәме әнә шул борынгы традияләрне кайтаручы бер борылыш булыр?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев