Бу атнада мәктәбебез җитәкчесе тормышында истәлекле вакыйга булды - Петр Александровичка 50 яшь тулды. Без аны бөтен мәктәбебез белән тәбрикләдек.
Петр Чулков Юхмачы авылында туа, мәктәпне тәмамлагач леспромхозда эшли. 1983 елда ул СССР Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. Ә хәрби хезмәтне Әфганстан Республикасында уза, озатып йөрүче мотоукчы взводының отделение командиры була....
Бу атнада мәктәбебез җитәкчесе тормышында истәлекле вакыйга булды - Петр Александровичка 50 яшь тулды. Без аны бөтен мәктәбебез белән тәбрикләдек.
Петр Чулков Юхмачы авылында туа, мәктәпне тәмамлагач леспромхозда эшли. 1983 елда ул СССР Кораллы Көчләре сафларына чакырыла. Ә хәрби хезмәтне Әфганстан Республикасында уза, озатып йөрүче мотоукчы взводының отделение командиры була. 1985 елда хезмәтен тәмамлап туган якка кайта.
Армиягә киткән көнен Петр Александрович әле дә бөтен нечкәлекләре белән хәтерли. Таң белән торып, ул әле кичә генә үзе куе яшел люцерна чапкан басуларда, авыл урамнарында йөри, туган җир табигатенең сихәтле көчен мөмкин кадәр күбрәк алырга теләгәндәй, иртәнге саф һаваны күкрәк тутырып сулый. Тиздән үзен таулар, ком, хәлне ала торган эсселек һәм авыр сынаулар каршы аласын ул чагында белми әле ул.
Ә Әфганстанда узган хәрби хезмәттә, чыннан да, аңа бик күп сынаулар кичерергә туры килә. Сугышчан иптәшләре белән алар йөк төягән «КамАЗ»лар колонналарын озатып йөриләр. Берсендә дошманнар колоннаны утка тота, шунда Петр Александрович яралана.
Ул "Әфган сугышында катнашучы" йолдызы, "Сугышчы-интернационалист" орден билгесе, "Рәхмәтле әфган халкыннан" медале, СССР Югары Советы Президиумының "Батырлык һәм сугышчан фидакарьлек өчен" грамотасы белән бүләкләнә.
Әле хәзер дә тормышында авыр сынаулар булганда Петр Александрович үзенең фронт дусларын искә ала. Алар бит ул чагында чын-чынлап батырлык эшләделәр. Бүген дә, нинди дә булса җаваплы чарага әзерләнгәндә ул, армия елларындагы кебек, бөтен ихтыярын бер йодрыкка җыя. "Тыныч тормышта да миңа терәк булырлык ышанычлы дусларым, менә дигән гаиләм бар",-ди ул.
1986 елда Петр Чулков Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, 1991 елда Юхмачы мәктәбендә НВП фәнен (башлангыч хәрби әзерлек) укыта башлый. Мәктәптә ул үзенең шәхси бәхетен дә таба. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Орлова Елизавета Николаевна белән язмышларын бәйләп, күп еллар инде алар тормыш юлыннан бергә атлыйлар.
1994 елда Петр Александрович Юхмачы мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Һәм бүгенгә кадәр ул шушы җаваплы вазыйфаны алып бара. Аңа тыйнаклык, җаваплылык, кырыслык кебек сыйфатлар хас. Ул талантлы җитәкче һәм менә дигән оештыручы. Аның җитәкчелегендә мәктәбебез районның иң яхшылары рәтенә күтәрелде.
Петр Чулков - югары квалификация категорияле җитәкче. Ул коллегаларының, бөтен авыл халкының лаеклы ихтирамын казанды. Ул әле район әфганчылар советы рәисе һәм район советы депутаты да.
Петр Александровичны укучылар бик ярата. Менә берничәсенең фикерләре:
"…Петр Александрович - шат күңелле, ярдәмчел кеше. Аның күңеле киң. Ул күп нәрсәне эшли белә, белемле, мәгълүматлы, безгә дә зур хөрмәт белән карый," (Дмитрий Демьянов, 8 сыйныф укучысы).
"…Ул еш кына бик җитди, кырыс була. Әмма без беләбез: ул йомшак күңелле, мәрхәмәтле." (Анастасия Юрлина, 11 сыйныф укучысы).
"…Петр Александрович мәктәп директоры, безне физкультурадан укыта. Ул безне беркайчан орышмый, кычкырмый. Дәрестә нәрсә дә булса барып чыкмаса, ул гел безгә булыша. Ул миңа бик ошый" (Ольга Колоколова, 5 сыйныф укучысы).
Нет комментариев