Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саксыз кулда корылмаган мылтык та ата

Республикабыз бик зур вакыйгага - 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнә. 6-17 июль көннәрендә Казанда узачак бу грандиоз чарага дөньяның 170 иленнән 100 меңнән артык кунак килер дип көтелә. Бүген бөтен көч һәм тырышлык Универсиаданы лаеклы төстә һәм югары дәрәҗәдә үткәрүгә юнәлдерелә. Аңлашыла ки, Бөтендөнья студентлар уеннарын Татарстан башкаласында үткәрү...

-Районыбызда бүген газлы һәм утлы коралы булган 339 кеше безнең бүлектә исәптә тора. Аларның кулында 407 берәмлек корал исәпләнә,-ди Рамил Камил улы. -Коралга ия булучыларның тиешле таләпләрне ни дәрәҗәдә үтәве даими рәвештә тикшерелеп тора. Универсиадага әзерлек һәм үткәрү көннәрендә мондый тикшерүләр тагын да ешрак булачак, барлык аучылар контрольгә алыначак.
-Рамил Камилович, мәгълүм ки, газлы һәм утлы корал бездә ирекле төстә сатылмый. Коралга ия булырга теләүчеләр кырыс тикшерү үтәләрдер бит?
-Әлбәттә. Утлы корал бездә күбесенчә аучылар кулында. Корал сатып алырга рөхсәт алу өчен кеше бик җентекле медицина тикшерүе үтә. Корал ышанып тапшырыласы зат физик һәм психик яктан сау-сәламәт булырга тиеш. Билгеле, яшәү һәм эш урыннарыннан характеристикалар да сорала. Утлы коралга ия булырга ниятләгән кешенең тәртибе дә тел-теш тидермәслек булырга тиеш. Җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләргә корал алырга рөхсәт бирелми. Барлык бу таләпләргә туры килгән, коралга ия була ала дип табылган затлар Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы «Динамо» спорт полигонында махсус өйрәнү узалар, үзенә күрә сынаулар тапшыралар. Корал йөртүгә лицензия 5 елга бирелә.
-Утлы коралны кеше ничек сакларга тиеш?
-Бу җәһәттән шулай ук таләпләр катгый. Коралны бары тик сейфта саклау кирәк. Ә сейф кеше күз алдында булмаган урында торырга, идәнгә яисә стенага беркетелгән булырга тиеш. Коралны өйдән алып чыкканда, әйтик, ауга барганда аның һичшиксез сүтелгән хәлдә булуы һәм махсус чехолга урнаштырылуы таләп ителә. Аннан соң, корал сатып алдым да, шуның белән эш бетте түгел. Кулында корал булган кеше һәрчак күз уңында. Мисал өчен, ике тапкырдан күбрәк административ җаваплылыкка тартылган кеше утлы коралга ия булу хокукыннан мәхрүм ителә. Берничә тапкыр салмыш хәлдә җәмәгать урыннарында күзгә чалынган икән, аңа «хуш, корал» диясе генә кала.
-Ә коралны рөхсәтсез, ягъни законсыз төстә сатып алган, йөрткән, саклаган өчен нинди җаваплылык каралган?
-Утлы коралны, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне законсыз алган, саклаган өчен РФ Җинаятьләр кодексының 222 нче маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгы карала. Әлеге җинаять өчен кеше 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Узган 2012 елда безнең районда коралны законсыз саклаган өчен (222 нче маддә буенча) 4 кешегә карата җинаять эше кузгатылды, законсыз сакланучы 3 винтовка, 32 патрон ияләреннән алынды. 23 кеше исә утлы корал саклау шартларын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Шуны да әйтергә кирәк: кеше үзендә законсыз сакланган коралны (ул аны каяндыр тапса һ.б.) ирекле төстә хокук саклау органнарына тапшырса, ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Аерым очракларда утлы коралны ирекле төстә тапшырган өчен акчалата бүләкләү дә каралган.
-Рамил Камилович, газета укучыларга мөрәҗәгать итеп нәрсә әйтер идегез?
-Корылмаган мылтык та елына бер мәртәбә атарга мөмкин, дигән сүз бар. Корал белән үтә дә сак эш итәргә, уяу булырга кирәклеген искәртүче гыйбарә бу. Моны коралга ия булган һәркем исендә тотсын иде. Ә инде кемдә дә булса теркәлмәгән утлы корал рөхсәтсез саклана икән, аны кичекмәстән эчке эшләр бүлегенә тапшыру хәерле. Бу сезнең өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеге өчен дә мөһим.


Утлы коралны законсыз саклаган өчен 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү карала.

Узган елда районда коралны законсыз саклаган өчен 4 кешегә карата җинаять эше кузгатылды. Законсыз сакланучы 3 винтовка 32 патрон ияләреннән алынды. 23 кеше утлы корал саклау шартларын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада