Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Сардулованың тәрбиягә алган балалары апаларын эзләп табалар

...Ангелина күптән инде апасын эзләп табу теләге белән яши.

Яңа гаиләдә аңа да, кызның энеләренә дә бик әйбәт, югыйсә. Әмма кыз апасы Катяны өзелеп сагынды, аны табып, кочагына сыену, туганының йөрәк тибешен ишетү, шатлыклары белән уртаклашу, бик үк күңелле булмаган бала чакларын искә төшереп сөйләшеп утыру турында хыялланды. Чөнки сизә иде кыз, белә иде: апасы да юксына аларны. Шуңа кайчан булса да очрашасыларына шиге юк иде аның.

2008 елның августында Ирина белән Сергей Сардуловлар тәрбиягә өч ятим баланы алып кайталар.

–Билгеле, моны бик уйлап, киңәшләшеп эшләдек. Башта ике бала алу хакында килештек. Төрле документлар тутырып тапшырдык та көтә башладык. Тиздән хат килеп төште. Безгә тәрбиягә бирү өчен сабыйларны тапканнар. Әмма алар икәү генә түгел – апа һәм аның энеләре икән бит. Балаларны аерырга һич ярамый. Билгеле инде, шунда ук өчесен дә алабыз, дип җавап бирдек. Хәзер аерсак, үсеп җиткәч бер-берсен эзләп тилмерерләрме? Шулай итеп улыбызның тагын ике энесе һәм кыз туганы барлыкка килде,–балаларның гаиләсенә ничек килеп керүләре турында Ирина Владимировна шулай сөйләде.

Башта ансат булмый, билгеле: кечкенә генә булсалар да, сабыйлар инде күпчелек өлкәннәрнең төшенә дә кермәгәнне күрергә-кичерергә өлгергәннәр. Кызганычка каршы, үз әниләре тәртиплелеге белән мактанырлык хатын-кыз түгел икән. Беренче иреннән кызы Катяны тапкач, башка ир-ат белән чуала һәм анысыннан бер-бер артлы тагын бер кыз һәм ике ир-бала тудыра ул. Тәртипсез яши, эчә, балаларны карамый. Ачтан үлмәс өчен балаларга хәер теләнергә дә туры килә! Кызларын мәктәпкә бирү хакында да кайгыртмый. Балалар язмышын опека органнарына хәл итәргә кала – аларны приютка урнаштыралар, ә хатынны Яшел Үзән шәһәр суды ана хокукларыннан мәхрүм итә.

Кызларның зурысы үз әтисен эзләп таба, аның өендә Ключищеда яшәп кала. Ә приюттагы Ангелина һәм аралары яшьтән аз гына узган Максим белән Владиславка яңа гаилә эзли башлыйлар. Нәтиҗәдә Яшел Үзән якларында туган балалар Иске Тахталага килеп эләгә. Алар биредә киң күңелле, кайгыртучан аталы, мәрхәмәтле әнкәле булып куялар.

–Без сабыйларны баштан ук күңелебез, йөрәгебез белән кабул иттек. Бик кызгандык үзләрен. Моңарчы ничек яшәгәннәрен сөйлиләр, ә минем тамагыма төер тыгыла! Дөрес, үзләрен бик күп нәрсәгә өйрәтергә туры килде. Мәсәлән, урамнан кергән аяк киеме белән караватта сикерергә ярамаганны аңлатырга, рәхмәт, исәнмесез кебек сүзләрне әйттерергә... бәхетебезгә, балалар бик әйбәтләр, күңелләре чиста иде аларның. Тиз арада үзебезнекеләргә әйләнделәр дә куйдылар!–дип сөйли Ирина Владимировна.

Ә район опека һәм попечительлек бүлеге мөдире Светлана Углева өстәп куя:

–Бу балаларның бәхете бар икән. Сардуловлар – йомшак күңелле, хезмәт сөючән кешеләр. Сабыйларның газапланудан әрнегән җаннарына ачкыч таба белде алар.

Тормыш нинди генә булмасын, вакыт тиз уза бит: Сергей белән Иринаның тәрбиягә алган балалары да үсеп җиткән инде. Ангелина кияүгә чыгып, үз тормышы белән яши. Максим белән Слава Алексеевск агрокөллиятендә белем алалар. Бу уку йортына аларны Сардулловларның олы улы ияртеп китергән. Хәзер өчәүләп, бертуганнардай якын итешеп шунда укый алар.

–Атна саен кунакка кайталар, ире белән Ангелина да килә. Әй күңелле алар белән, әй рәхәт! Китә башласалар өебез моңсуланып калак. Безнекеләр алар, үз балаларыбыз,–ди Ирина Владимировна.

... Ә соң  Ангелина ничек? Апасын тапканмы ул? Катяны ничек эзләүләре хакында миңа дулкынланып, сөенеп Светлана Углева сөйләде.

–2017 елда Ангелина яныма килде дә, апасын  эзләүдә ярдәм итүемне үтенде. Аның шулай ук әнисе, әтисе хакында да күбрәк беләсе килә икән. Эзләргә керештек: элемтәләр урнаштырдык, балалар элек яшәгән авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләштек, Яшел Үзән, Югары Ослан районнарын “айкадык”. Шулай эзли торгач, миңа Катяның телефон номерын табып бирделәр. Шунда ук шылтыраттым һәм аны сеңелесе белән энеләре эзләгәнне әйттем. Катя елап җибәрде. Үзе дә күптәннән инде туганнарын эзли икән бит! Әмма балаларның кая китүләре хакында әйтмәгәннәр кызга. “Мин инде Мәскәүгә, “Көт мине!” тапшыруына мөрәҗәгать итәргә җыенган идем!”–диде Катя үкси-үкси. Чөнки аңа балалар Татарстанда яшәми дип әйткәннәр бит! Ә алар бер-берсеннән ерак та түгел икән...

Светлана Семеновна Катя белән сөйләшеп бетерүгә Ангелинага  шылтырата. 30 гыйнвар була бу, кызның туган көне.

–Минем сиңа бүләгем бар!–ди опека бүлеге җитәкчесе һәм апасының телефон номерын әйтеп яхдыра.

Ә бит Катяны әллә кайдан эзлисе дә булмаган: кияүгә чыгып, Алексеевск бистәсендә яши икән ул, инде кызы да бар икән! Шунда ук энеләре дә укып ята бит әле! Катя тизрәк ир туганнары янына йөгерә, ә икенче көнне безнең районга, сеңелесе белән очрашырга килә.

–Шатлыгыбызның чиге юк! Бер-беребезне таба алуыбыз нинди бәхет! Светлана Семеновнага, безне очрашырга булышкан һәркемгә рәхмәт! Без кабат бер гаилә булдык,–дип хисләре белән уртаклашты Ангелина да.

Светлана Семеновна балаларга әниләре хакында мәгълүмат табарга да булыша. Кызлар-малайлар газиз кешеләре янына барып кайталар. Ни кызганыч, әмма аларга гомер биргән хатын бу очрашуга бик тә битараф була, кайда, ничек үсүләре белән дә кызыксынмый. Инде үсеп җиткән туганнарга иң кадерле булырга тиешле кешенең – әниләренең мондый мөнәсәбәтен күрү чиксез авыр була, билгеле.

... Менә шундый хикәят. Моңсу, әмма әйбәт тәмамланган бу тормышта яхшылык белән начарлыкның еш кына янәшә баруын, әмма яхшылыкның һәрчак җиңеп чыгуын кабат раслаучы хикәят...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев