Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген “Георгий тасмасы” акциясе старт алды

Бүген "Георгий тасмасы" акциясе старт алды. "Мин истә тотам! Мин горурланам!" шигаре астында үткәрелүче әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлана. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ул аеруча масштаблы булачак - акция быел илебезнең 85 төбәгендә, шулай ук дөньяның 70 илендә үтә. 2005 елдан бирле оештырылучы әлеге чараның төп...

Бүген "Георгий тасмасы" акциясе старт алды.

"Мин истә тотам! Мин горурланам!" шигаре астында үткәрелүче әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлана. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ул аеруча масштаблы булачак - акция быел илебезнең 85 төбәгендә, шулай ук дөньяның 70 илендә үтә.

2005 елдан бирле оештырылучы әлеге чараның төп максаты - яңа буыннарга, яшьләргә әлеге коточкыч сугышта җиңүнең нинди олы бәягә яулануын, безнең кемнәрне истә тотарга, кем белән горурланырга тиешлегебезне искәртеп тору. Георгий тасмасы 17 нче гасыр ахырыннан башлап югары хәрби бүләк - Изге Георгий орденының бер өлеше була. Бөек Ватан сугышы вакытында ул Дан орденын бизи. Кара һәм кызгылт-сары төсләрдәге тасманы кулга, сумкага, автомобиль антеннасына бәйләргә, киемгә беркетергә мөмкин.

Георгий тасмалары шушы көннәрдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район бүлегенә дә кайтачак. Аны оешмаларда, мәктәпләрдә, автозаправкаларда таратырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев