Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бер ханым мошенникка алданып акчасыннан колак кага

Районда яшәүче бер ханым мошенникка алданып акчасыннан колак кага. Ул "Бал сатам" дип интернетка белдерү куйган була. Сатып алырга теләүче дә тиз табыла. Ул бал иясенең телефонына шылтыратып, акчаны аның банк картасына күчерергә ниятләвен әйтә. Теге ханым шунда ук картасының номерын, пин-кодын атый. Пин-кодны хәтта картага хезмәт күрсәтүче банк вәкиленә...

Районда яшәүче бер ханым мошенникка алданып акчасыннан колак кага.

Ул "Бал сатам" дип интернетка белдерү куйган була. Сатып алырга теләүче дә тиз табыла. Ул бал иясенең телефонына шылтыратып, акчаны аның банк картасына күчерергә ниятләвен әйтә. Теге ханым шунда ук картасының номерын, пин-кодын атый. Пин-кодны хәтта картага хезмәт күрсәтүче банк вәкиленә дә әйтергә ярамаганлыгын исеннән чыгарган була, күрәсең. Ә теге бәндәнең нияте яманлыкта булган икән. Кирәкле саннарны хәбәр иткәч, берничә минут эчендә бал сатучының банк картасындагы 5500 сум акчасы юкка чыга. Алданучы район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләрен башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев