Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру. Россия чит илләрдән кертелгән азык-төлектән башка яши алырмы

АКШ һәм Көнбатыш илләренең санкцияләренә җавап йөзеннән, Россия алардан кертелә торган азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималыннан баш тарту хакында белдерде. Әлеге илләрдән ит, балык, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар алу туктатылачак. Россия чит илләрдән кертелгән азык-төлектән башка яши алырмы? Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз? Марат Мәрдегалләмов, "Альянс" кибетләр челтәре җитәкчесе:...

АКШ һәм Көнбатыш илләренең санкцияләренә җавап йөзеннән, Россия алардан кертелә торган азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималыннан баш тарту хакында белдерде. Әлеге илләрдән ит, балык, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар алу туктатылачак. Россия чит илләрдән кертелгән азык-төлектән башка яши алырмы? Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?
Марат Мәрдегалләмов, "Альянс" кибетләр челтәре җитәкчесе:
-Илебез җитәкчелегенең бу адымын бик хуплыйм. Чит илдән товарлар кертүне чикләү күптәннән кирәк иде. Алардан сатып алынган азык-төлекнең бит төргән кәгазе генә ялтыравыклы матур, ә сыйфаты түбән. Җиләк-җимешләре пластмасса кебек, бер тәме юк. Ә бит безнең ил нинди бай, дәүләтебезнең потенциалы бик зур. Россия рәхәтләнеп үзен-үзе кирәкле товарлар белән тәэмин итә ала. Халыкка эшләргә өйрәнергә генә кирәк. Югыйсә күпләр хәзер дәүләт түләгән пособиеләр, субсидияләр хисабына яшәргә өйрәнеп бетте, эштән бизә башлады. Авылда яшәп бәрәңге үстермәүчеләр байтак. Без ел әйләнәсе кибетләргә бәрәңге, суган ташыйбыз. Кешегә балык түгел, кармак бирергә кирәк. Ә безнең кибетләр чит ил товарларын чикләүдән һич тә зыян күрмәячәк. Без үзебездә, күбрәк Татарстанда җитештерелгән азык-төлекне сатабыз. Халык та шундыйны яратыбрак ала.
Юрий Тяминов, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, Чуаш Борнае авылы:
-Чит илләрдән азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималы кертүне чикләү турындагы карарны бик хуплыйм. Бу үзебезнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшләрен җанландырырга, киңәйтергә этәргеч булыр дип уйлыйм. Илебездә шул тиклем табигый байлыклар була торып, халыкны үзебез үстергән-җитештергән продукция белән туйдыра алмыйбыз димени?! Дәүләт авыл хуҗалыгына ярдәм генә итсен. Әнә бит чит илләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә нинди зур субсидияләр түлиләр. Бездә эре предприятиеләр - агрохолдинглар да, вак фермер хуҗалыклары да кирәк, дип уйлыйм. Читтән кертелмәсә, барыбызның да продукциясенә сорау да, урнаштыру мөмкинлеге дә булыр иде. Иң мөһиме - товарның сыйфаты яхшы булсын. Югары сыйфатлы азыкка да, чималга да сатып алучы табыла ул. Без быел иртә өлгерә торган кәбестә үстергән идек. Аны тулысынча Казанда реализацияләдек, әле җитми дә калды. Дөрес, арадашчылар белән эшләргә туры килә, ә алар продукциянең бәясен ике тапкыр диярлек күтәрә. Елның-елында бәрәңгене дә уңышлы сатып барабыз. Дәүләт ярдәм итсә, хуҗалыгыбызны тагын да киңәйтергә ниятебез бар.
Татьяна Захарова, "Кызыл-Шәрык" агрохолдингы хезмәткәре, Анино Салман авылы:
-Чит ил азык-төлегеннән башка да Россия авыр хәлгә калмас, иншалла. Һәр крестьян үз гаиләсенә җитәрлек кенә түгел, артыгын да җитештерә бит итен-сөтен дә, яшелчәсен дә. Казанда көзге ярминкәләр үткәргәндә без кала халкы өчен күпме авыл сые озатып тордык. Үзебез җитештергән ашамлыкларның сыйфаты да бер дигән - мае да, сөте дә, ите дә экологик яктан чиста, тәмле. Кайда, ничек үстерелгәне, ни рәвешле һәм күпме сакланганы мәгълүм дә булмаган океан арты азыклары түгел инде. Мин үзем дә кибеттән товар алганда үзебездә, бигрәк тә Татарстанда җитештерелгәнне, ясалганны сайларга тырышам. Җылы яклардан кайтарыла торган банан, ананасларны барыбер көн дә алып тормыйбыз. Элек алар бөтенләй юк иде әле, яшәдек бит. Аннан соң, әфлисун, мандариннар берзаман үзебездә үк үстерелә башлар әле. Карбыз- кавыннар бик тәмле булып өлгереп җитә бит безнең климатта да.
Габделбари Фәсахов, Бөек Ватан сугышы ветераны, Яңа Баллыкүл авылы:
-Путин бик дөрес эшләде мондый адым ясап. Америкага, Көнбатыш илләренә артыгын узынырга ирек бирмәскә кирәк. Чит илдән ашамлык керми дип Россия авыр хәлдә калмас. Бездә табигый байлыклар күп, мөмкинлекләр бик зур бит. Ипигә ягып ашарлык кара туфраклы җирләребез генә ни тора! Әмма Җир-ана биргән шул байлыкны файдалана гына белмибез. Никадәр җирләребез эшкәртелмичә буш ята - шуңа йөрәк әрни.
Мөмкинлекләрне файдаланырга, эшләргә, тәртипне, дисциплинаны ныгытырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев