Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бал кортларына зыяны тимәсен

Басуларны пестицидлар һәм башка агрохимикатлар белән эшкәрткәндә умарталар зыян күрергә тиеш түгел. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игенчеләр алдына шундый бурыч куя. Үсемлекләрне саклау максатында химик эшкәртү чаралары көндез бал кортлары очканда башкарылмаска тиеш. Химик эшкәртү башланыр алдыннан өч көн алдан хуҗалыклар халыкны бу хакта кисәтеп куярга бурычлылар. Умарта...

Басуларны пестицидлар һәм башка агрохимикатлар белән эшкәрткәндә умарталар зыян күрергә тиеш түгел.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игенчеләр алдына шундый бурыч куя. Үсемлекләрне саклау максатында химик эшкәртү чаралары көндез бал кортлары очканда башкарылмаска тиеш. Химик эшкәртү башланыр алдыннан өч көн алдан хуҗалыклар халыкны бу хакта кисәтеп куярга бурычлылар.

Умарта кортлары сихәтле бал чыганагы гына түгел. Алар авыл хуҗалыгы өчен дә мөһим. Үсемлекләрнең бик күп төрләре шушы бөҗәкләрнең серкәләндерүе нәтиҗәсендә генә югары уңыш бирә. Шул күзлектән дә бал кортларын саклау, аларга зыян салмау гаять әһәмиятле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев