Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төрмә акылга утыртмасмы

Җинаять кылган өчен җәза котылгысыз. Җинаять җәзасы нинди максатларны күздә тота соң? Беренчедән, бу - социаль гаделлекне торгызу. Икенчедән, хөкем ителүченең төзәлүенә ирешү. Тагын бер мөһим максат - яңа җинаятьләр кылуны булдырмау. Төзәлгән, ягъни үзенең гаебен аңлап туры юлга баскан кеше хокук тәртибен бозмаска, җинаять кылмаска тырышачак. Әмма иректән мәхрүм...

Җинаять кылган өчен җәза котылгысыз. Җинаять җәзасы нинди максатларны күздә тота соң? Беренчедән, бу - социаль гаделлекне торгызу. Икенчедән, хөкем ителүченең төзәлүенә ирешү. Тагын бер мөһим максат - яңа җинаятьләр кылуны булдырмау.
Төзәлгән, ягъни үзенең гаебен аңлап туры юлга баскан кеше хокук тәртибен бозмаска, җинаять кылмаска тырышачак. Әмма иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыгучыларның күпчелеге кабат шунда әйләнеп кайта. Беренче тапкыр җинаять кылучыларның да байтагы, төзәтү учреждениеләрендә берничә мәртәбә хөкем ителгән бәндәләр янында "тәҗрибә туплап", кабат хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утыра.
Мулланур Вахитов поселогында яшәүче Т. террорлык акты турында күрәләтә ялган хәбәр биргән өчен (РФ Җинаятьләр кодексының 207 маддәсе нигезендә) 2014 елның 3 декабрендә Әлки район суды карары белән 2 елга иреген чикләүгә хөкем ителгән иде.
Судның үзен иректә калдыруына, төзәлергә шанс бирүенә шатланасы гына югыйсә. Ирекне чикләүнең кагыйдә-таләпләрен үтәү дә һич катлаулы түгел. Ә Т. бит иректән мәхрүм итү урыннарында тормышның нинди булуын белә. Моңа кадәр ул төрле җинаятьләр кылган өчен берничә мәртәбә хөкем ителеп төрмәдә утырырга да өлгергән.
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе контролендә булуының беренче көннәреннән үк Т. кагыйдәләрне боза да башлады. Ул әле инспекциягә теркәлүгә килми, әле җәмәгать урыннарында исерек килеш пәйда була. Нәкъ менә "яшел еланга" мәхәббәте аның киләчәк язмышын билгеләде дә инде. Моннан тыш, безнең инспекциягә исәпкә куелганга кадәр Т. яңа җинаять кыла - үтерү белән яный.
Инспекция хезмәткәрләренең профилактик әңгәмәләр үткәрүенә, ирекне чикләү җәзасының иректән мәхрүм итү белән алыштырылырга мөмкин булуы хакында кат-кат кисәтүенә дә карамастан, Т. барыбер төзәлү юлына басмады, баш ташлап эчүен, суд билгеләгән бурычларны үтәмәвен дәвам итте, инспекция хезмәткәрләре сүзенә колак салмады.
Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе Әлки район судына Т.га карата ирекне чикләү җәзасын иректән мәхрүм итүгә алыштыру хакында күрсәтнамә юллады.
Быелның 22 апрелендә район суды әлеге күрсәтнамәне карады һәм канәгатьләндерде. Т. 1 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Җәза срогын ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә узачак. Бәлки тимер рәшәткә артында ул үзенең киләчәк тормышы турында уйланыр, тиешле нәтиҗәләр ясар.
Айрат
Гибадуллин,
район җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев