Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Парлы гомер – зур бәхет

-Президент белән очрашуга барасыбызны белгәч, бик дулкынландык. Ә инде Казан Кремленең зиннәтле кабул итү залына аяк баскач, күңелләрне бөтенләй хисләр өермәсе биләп алды. Менә залга хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Президент килеп керде. Илбашының үзен бик гади тотуы, ягымлылыгы, ихласлыгы залдагы киеренкелекне бетерде дә куйды, дустанә, рәхәт мохит урнашты. Август...

-Президент белән очрашуга барасыбызны белгәч, бик дулкынландык. Ә инде Казан Кремленең зиннәтле кабул итү залына аяк баскач, күңелләрне бөтенләй хисләр өермәсе биләп алды. Менә залга хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Президент килеп керде. Илбашының үзен бик гади тотуы, ягымлылыгы, ихласлыгы залдагы киеренкелекне бетерде дә куйды, дустанә, рәхәт мохит урнашты.

Август азагында Президент Рөстәм Миңнеханов һәм җәмәгате Гөлсинә ханым исеменнән республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итү тантанасында катнашудан алган тәэсирләре, үзләренең гаилә тарихы хакында сорашып-сөйләшеп утырганда Ришат һәм Әминә Хәлиуллиннар:

-Безне зинһар бик мактап яза күрмәгез. Райондагы башка бик күпләр кебек гап-гади бер гаилә бит без,-дип кат-кат әйттеләр.

"Күңел матурлыгын күргәнмен"

Гомер йомгагын сүтә-сүтә, без бу икәүнең күңелләрендә мәхәббәт хисе бөреләнгән, гаиләләренә нигез салынган чорларга әйләнеп кайттык.

1968 ел. Карамалы мәктәбенең балалар белән гөрләп торган чагы әле бу. Укытучылар коллективы да зур, күбесе яшьләр. Август аенда мәктәпне яңа уку елына әзерләргә дип җыелсалар - яшь кенә бер егет парталар буяп йөри. Шул елны гына армиядән кайткан Ришат туган авылы мәктәбендә физкультура укытачак икән. Чибәр, җор телле, өздереп гармунда уйный һәм җырлый торган егет байтак кызларның йөрәкләренә ут салгандыр ул чакта. Ә аның күңелен Иске Камкадан килеп эшләүче япь-яшь математика укытучысы Әминә яулый.

Әминә апа нинди сыйфатлары белән егетне үзенә каратты икән?

-Бер уйласаң, мәхәббәтең төшкән кешене барлык уңай сыйфатлары һәм кимчелекләре белән бергә яратасыңдыр инде ул,-дип җаваплый моңа Ришат Әсәтович. -Ә Әминә күз төшмәслек кыз түгел иде. Бик сөйкемле, зифа буй-сынлы булуы өстенә, искиткеч уңган, җитез иде ул. Бүгенге күзлектән ул елларга күз салам да, булачак гомер юлдашымның күңел матурлыгын да күрә алганмын дип, ясаган адымыма сөенәм.

Ике елдан артык очрашып, дуслашып йөргәч, яшьләр өйләнешәләр. Ул арада икесе дә математика укытучы егет белән кыз Казан педагогика институтына читтән торып укырга керергә дә өлгерәләр.

-Мин килен булып төшкәндә Ришатның Ринат абыйсы да хатыны Сәярә һәм баласы белән әти-әни янында төп йортта яшиләр иде,-ди Әминә апа. -Иремнең яңа эш урынына киткәнче ел ярым шулай зур гаилә булып тордык. Һич сүзгә килмичә, дус, тату яшәдек. Каенатам әти бераз кырысрак, әмма әни белән икесе дә бик зирәк, гадел кешеләр иде. Ипләп-җайлап кына алар безне күп нәрсәгә өйрәттеләр. Акчаны барыбыз да әнигә алып кайтып бирә идек. Ул аны кирәгенчә тотып, һәр нәрсәгә җиткерә белде. Кунаккамы, концерткамы барасыбыз булса, әни берсүзссез җибәрә, күкрәк баласын һич авырсынмыйча алып кала иде.

Әниләре - гасыр яшьтәше

Ришат Әсәтовичның әнисе Хәдичә апа турында сөйләми узу һич тә дөрес булмас иде. Ул бик гыйбрәтле язмышлы, кызыклы шәхес.

Сарман районында туган, ятимлектә үскән Хәдичә апа Казанга килеп тегүчелеккә өйрәнә. Ул бу эшнең чын остасына әверелә, стахановчы була.

Ире Әсәтне Бөек Ватан сугышына озатып бер ел узгач, аңа Горький шәһәрендәге госпитальдән "Ирегез фронтта алган яралардан вафат булды" дигән хәсрәтле хәбәр килә. Хатын тиз генә җыенып Горький шәһәренә китә. Иренең мәетен табып алырга дип моргка керә. Ә анда үлекләр хисапсыз… Шунда берсенең кулы селкенеп киткәндәй тоела. Якынрак барып караса, ире Әсәт! Ул сулый! Тизрәк санитарларны чакырып ирне госпитальгә алып керәләр. Шулай итеп, ул газизен үлем тырнагыннан йолкып ала. Әсәт ага 86 яшенә җитеп вафат була. Ә Хәдичә апа исән-сау. Ул Әгерҗедә кызы гаиләсендә яши. Аңа быел 104 яшь тулган. Зиһене ачык, хәтере бик әйбәт ди. Ходай саулык бирсен үзенә!

Иртәгәдән син - директор

1971 елның җәендә Ришат Хәлиуллинны район мәгариф бүлегенә чакырып, директор вазыйфасын тәкъдим итәләр.

-Менә сиңа Карга һәм Төгәлбәй мәктәпләре. Икесенең берсен сайла да иртәгәдән эшкә кереш,-диләр.

Егет мотоциклына утырып башта Төгәлбәйгә китә. Биредә элек сигезьеллык мәктәп булган, соңгы елларда башлангычка калган. Ата-аналар сигезьеллыкны кире кайтаруны сорыйлар икән. Мәктәп бинасы иске, ремонт күрмәгән, тирә-юнен алабута, кычыткан баскан. Кыскасы, монда эшлисе-хәл итәсенең очы-кырые юк. Әле бит районның иң читтәге, юлсыз авыл да бу. Әмма бернигә карамый Ришат шушы мәктәпкә килергә карар кыла.

Шулай итеп, 25 яшьлек директор җиң сызганып, дәртләнеп эшкә керешә. Мәктәп бинасы, тирә-юне тәртипкә китерелә, укытучылар коллективы туплана. Яңа уку елын Төгәлбәй мәктәбе сигезьеллык булып, 200 укучы белән башлап җибәрә. Директор гаиләсе мәктәп янындагы бәләкәй генә йортка урнаша. Яшь тә тулмаган уллары Илшатны әле йоклатып, әле күршеләргә калдырып, Әминә дә дәресләр бирә.

Мәктәп тормышында кайнап, аның бетмәс-төкәнмәс проблемаларын хәл итә-итә, сигез елның үткәне сизелми дә. Биредә икенче балалары Чулпан дөньяга килә.

Үзен булдыклы, инициативалы җитәкче итеп күрсәткән Ришат Хәлиуллинга хезмәтнең тагын да җаваплырагын йөклиләр - район мәгариф бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Бу вазыйфада үткән җиде ел - район мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия эшен камилләштерүгә юнәлтелгән киеренке хезмәт чоры ул.

-Районда ул чакта 7800 укучы исәпләнә иде. Мәктәпләрне заманча җиһазлау, белемле укытучылар белән тәэмин итү, яшь педагогларны кайтару, бер сүз белән әйткәндә, сыйфатлы белем бирү өчен шактый эшләр башкардык,-ди Ришат Әсәтович. -Уку йортларында иртәдән кичкә кадәр тормыш гөрли, бик күп түгәрәкләр эшли иде.

Зурлауга лаек хезмәт

Мәгариф бүлегеннән бөтенләй бүтән өлкәгә - КПССның район комитетына күчерәләр аны. Өч ел дәвамында Ришат Әсәтович биредә иң җаваплылардан берсе булган агитация һәм пропаганда бүлеген җитәкләде.

Ә аннан соң лаеклы ялга киткәнче - 22 ел дәвамында район башлыгының һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын биләде. Бу бик киң даирәне - мәгариф, сәламәтлек саклау, көнкүреш һәм коммуналь хезмәтләр, төзелеш, мәдәният тармакларын үз эченә ала торган гаять җаваплы һәм күпкырлы хезмәт иде. Әлеге елларда районда бик күп төзелеш эшләре башкарылды. Юхмачы, Хузангай участок хастаханәләре, заманча зур мәктәпләр, биниһая торак йортлар сафка бастырылды.

-Яшьләр программасы буенча гына да 400 гә якын йорт салуга ирештек,-ди Ришат Әсәтович. -Яшь гаиләләрне әйбәт торак белән тәэмин итү белгечләрне авылда төпләндерүдә, балалар тууның артуында бик зур роль уйнады.

Ришат Хәлиуллинның аеруча зур горурлыгы - 90 нчы елларда башкарылган районны газлаштыру эшләре. Бездә бу искиткеч мөһим һәм зур масштаблы хезмәт республикада беренчеләрдән булып төгәлләнде. Барлык производство һәм социаль-мәдәни объектларга, торак йортларга зәңгәр ягулык үткәрелде. Нохрат, Яңа Әнҗерә кебек бик кечкенә авылларга кадәр газ барып җитте. Ришат Хәлиуллин бу олы эшнең башында торучы, җигелеп тартучыларның берсе булды.

Район өчен гаять зур әһәмияткә ия булган тагын бер масштаблы объект - Базарлы Матакта чистарту корылмасы төзүдә дә Ришат Әсәтовичның өлеше гаять зур. Бу катлаулы система - район үзәге буйлап узучы канализация үткәргече. Район үзәк хастаханәсе, балалар бакчалары, ике мәктәп, шулай ук берничә учреждениенең канализация сулары әнә шул системага төшә һәм районнан читтәге махсус эшләнгән урынга җибәрелә. Районда экологиянең, димәк, туфракның, һаваның, суларның чисталыгын тәэмин итүдә бу корылманың роле әйтеп бетергесез зур.

Әлбәттә, халыкның тормышын уңайлырак итүгә хезмәт итүче әлеге зур эшләр җиңел генә тормышка ашмаган. Күпме министрлык бусагаларын таптау, бихисап документлар әзерләү, катлаулы төзелеш эшләрен җиренә җиткереп башкаруга ирешү - болар өчен никадәр көч, белем, вакыт һәм хезмәт куелуын күзаллау кыен түгел. Әмма нәтиҗәсе бу авырлык һәм хезмәтләрнең барын да аклый. Ә бу үзе бәхет түгелмени?!

Ришат Хәлиуллинның күпьеллык намуслы хезмәте лаеклы бәяләнә дә. Ул төрле елларда Татарстан Президентының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатына, "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе", "Хезмәт ветераны" исемнәренә, "Әлки районының шәрәфле гражданы" дәрәҗәсенә һәм тагын бик күп бүләкләргә лаек була.

Гаилә ныклыгы хатын-кыз кулында

Тормышта уңышка ирешкән, карьера баскычыннан күтәрелгән теләсә кайсы ир-атның артында аның акыллы һәм зирәк хатыны тора, диләр. Хәлиуллиннар гаиләсендә дә ул һичшиксез шулай.

-Мин көне-төне дәүләт хезмәтендә булдым, -дип сөйли Ришат Әсәтович. - Күп вакыт иртүк торып эшкә киткәндә балалар әле тормаган да, кичен кайтканда инде алар йокларга яткан була, көннәр буе мине күрмиләр дә иде. Безнең бөтен тормышны Әминә алып барды, дисәм, һич тә ялгыш булмас. Балаларны тәрбияләү, укыту мәшәкатьләре дә күбесенчә аның өстенә төште. Кайчан, нинди кәеф белән кайтып керсәм дә, өй чиста һәм җылы, балалар караулы, аш-су әзер, хатыным ачык йөз белән каршы ала иде. Эшкә чыгып киткәндә үтүкләнгән чиста киемнәр әзер булды. Әминә мине гаиләдә, йортта туып торган теге-бу проблемалар белән борчымады да диярлек. Ул миңа бөтен вакытымны һәм көчемне эшемә багышларга мөмкинлек тудырды. Мин аңа бик рәхмәтле.

Ә бит Әминә апа үзе дә җаваплы хезмәт башкара. Район үзәгенә күченгәч, ул район кулланучылар җәмгыятенә эшкә керә. 30 елга якын склад мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыга.

Бу гаиләдә шундый тәртип була: эштәге борчу-мәшәкатьләрне берсе дә өйгә "алып кайтмый".

-Кайвакыт, "карале, шулай булган икән бит", дип миннән район хәлләрен сораштыра башлыйлар иде,-ди Әминә апа. -Мин исә, белмим шул, без бит Ришат белән эштәге хәлләрне өйдә бер дә сөйләшмибез, дим дә сүзне туктатам.

Хәлиуллиннар менә дигән ул һәм кыз үстерде. Алар икесе дә гаиләле, әти-әниләрен оныклар белән сөендерделәр. Уллары Илшат төзелештә эшли, Казанда яшиләр. Килене Светлана турында Әминә апа: "Ул миңа кызым кебек якын. Очрашкач сөйләшеп-серләшеп туймыйбыз. Светабыз татарча да шактый белә",-ди. Сүз уңаеннан, аларның барлык оныклары да татарча бик әйбәт беләләр, дәү әни, дәү әтиләре белән гел туган телдә аралашалар.

Кызлары Чулпан район хакимиятендә эшли, ул ике югары белемле, компетентлы, зыялы белгеч. Кияүләре Айрат - эшмәкәр.

Оныклары Камилә быел туристлык буенча көллият тәмамлаган, инде шул юнәлештә вузга укырга кергән. Ринатлары - республика Эчке эшләр министрлыгы каршындагы "Динамо" хоккей клубының иң оста яшь уенчыларның берсе. Маратлары да кечерәк вакытта хоккей белән мавыккан. Ә хәзер каратэга мөкиббән икән. Иң бәләкәй оныклары Гадел әле беренче сыйныфта гына укыса да, матур җырлавы белән инде районда танылырга өлгерде.

"Яратып эшләдем"

Ришат абый белән Әминә ападан без тормышларындагы иң шатлыклы мизгелләр турында сорадык. Үкенечкә калган хәлләр булмадымы, дип тә белештек. Гаилә башлыгы болай ди:

-Күңелгә уелып калган иң сөенечле вакыйгалар - балалар туу, оныклар дөньяга килү. Балаң баласы балдан татлы дигән сүз дөрес икән. Оныклар бик кадерле, алар бит - нәсел дәвамчылары.

Шөкер, үкенерлек яшәмәдек. Яшьли мәхәббәт белән кавышып, гомергә бер-беребезне хөрмәт итеп тордык. Ә эшкә килгәндә, шуны әйтәсем килә: безгә хезмәтне үзебезгә сайларга туры килмәде. Партия кая куша, шунда бардык. Нинди урынга билгеләсәләр дә, мин һәр хезмәтемне чын күңелемнән яратып, бирелеп, канәгатьлек алып эшләдем. Шуңа хезмәт юлымның бер генә елы өчен дә йөзем кызарырлык түгел.

Телиме, теләмиме, җитәкченең тормышы һәрвакыт кеше күз алдында, игътибар үзәгендә. Ә Ришат Әсәтович турында һич икеләнмичә тыйнак, намуслы яшәде дип әйтергә була. Гомере буе зур урыннарда эшләсә дә, аларның йорт-җире, тормыш-көнкүреше шактый гади булды, башкалардан әллә ниаерылып тормады. Шул хакта сүз кузгаткач, ул:

-Бу миңа әтиемнең үгет-нәсихәте, васыяте,-ди. -Сугыштан инвалид булып кайткан әтием гомере буе эшләде. Бригадир да, кырчы да булды, лаеклы ялга чыккач та сораган һәр эштә совхозга ярдәм итте. Ул безгә гел: гадел яшәгез, кешенекенә тимәгез, маңгай тире белән тапкан хәләл мал гына кадерле була, дип кабатлап торды. Шөкер, райондашларым алдында йөзем якты. Беркайчан да байлыкка омтылмадык, булганына канәгать итеп, кадерен белеп яшибез.

Аннан ул болай дип тә өстәп куйды:

-Кем әйтмешли, бу тормышта байлык та, матурлык та вакыт белән уза, җуела. Кешегә чын мәгънәсендә шатлык һәм бәхет китерә торган бер генә нәрсә бар, ул да булса - гаилә. Гаилә бәхете, тигез картаю, балаларның, оныкларның исән-сау булуы - иң кадерле бәхет шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев